Чүпрәледә ГТО буенча кышкы фестивальнең муниципаль этабы башланды
Фестиваль Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза.
Агымдагы елның 9 февраленнән районда хезмәт коллективлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексының кышкы фестивале старт алды.
10 февральдә “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында районның “Спорт мәктәбе” хезмәткәрләре беренчеләрдән булып ГТО нормативларын үтәделәр.
Чарада катнашучыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов сәламләде. Руслан Расыйх улы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының яшь категорияләре өчен барлык нормативлар Россия спорт министрлыгы тарафыннан билгеләнгән булуын ассызыклады һәм нормативларны үтәүдә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, фестивальдә ГТО комплексының ІХ-XVI баскычларына караган 25 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге гражданнар катнаша. Команда 8 кешедән тора. Команда беренчелеге спорт программаларында команданың барлык катнашучылары тарафыннан ГТО комплексының тиешле яшь баскычларында җыелган очколар суммасы буенча билгеләнә.
Чаңгыда йөгерү нормативлары агымдагы елның 14 февралендә “Татарстан чаңгы юлы – 2026” республика массакүләм ярышлары кысаларында кабул ителәчәк (Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасы).
ГТО комплексы “Россия спорты” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев