Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чираттагы язгы чакырылыш егетләре армиягә киттеләр

Тантаналы озату чарасы күркәм гадәт буенча, П.В. Дементьев исемендәге хәрби паркта узды.

Ул көнне Яңа Ишле авылыннан Нәфис Җәббаров, Кече Чынлы авылыннан Илназ Җәббаров, Иске Чәке авылыннан Матвей Егунов, Зур Аксу авылыннан Николай Молгачев, Иске Чүпрәле авылыннан Айнур Низамов, Айдар Садыйков, Марат Сәлимҗанов һәм Городище авылыннан Данила Удютов хәрби хезмәтләрен үтәргә киттеләр.

Егетләрне озатырга район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерде. Чүпрәле егетләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүләренә ышаныч белдерде, исән-имин йөрүләрен теләде. Егетләргә хәер-фатиха буларак, район җитәкчелегеннән "юл сәдакасы" тапшырды.

Гөлназ һәм Илгизәр Садыйковлар, Иске Чүпрәле авылы:

– Ике бала тәрбияләп үстердек, улыбыз–гаиләдә олысы, мәктәптә укучы кызыбыз бар. Айдарыбыз Чүпрәле тармак технологияләре техникумын уңышлы тәмамлап, диплом алды. Хәзер менә Ватан алдындагы бурычын үтәргә юл тота. Без улыбызга һәм калган егетләргә дә уңышлы хезмәт елы, тугры дуслар, сәламәтлек телибез. Яратабыз, сагынабыз, түземсезлек белән әйләнеп кайтуын телибез.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар белән автобус нәкъ иртәнге сәгать 5тә Чүпрәле районыннан Казанга юл тотты. Ерак юлга чыккан егетләргә изге теләктә калды һәркем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев