Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтелде

Районда авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

Чарага авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы мөхтәрәм райондашларыбыз  чакырылган иде.

Бәйрәмдә район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Чистай” Холдинг компаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Глеб Кузнецов, “Ак Барс” холдинг компаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Айрат Алеев та бар иде.

Мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр җитештергән товарлар  күргәзмәсе эшләде.

Район башлыгы Марат Гафаров 2025 ел нәтиҗәләрен барлап ил табынын баетучы хезмәтчәннәргә  рәхмәтен белдерде.

–Район экономикасының төп күрсәткече – авыл хуҗалыгы тармагы. 2025 ел сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә уңышлы булды, - диде Марат Ринат улы.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2025 елда бөртеклеләр 154 мең тонна суктырылган, уңыш һәр гектардан 47,5 центнерны тәшкил иткән. Чүпрәленең 24 комбайнчысы республика конкурсында җиңүче исеменә лаек булган.

Хуҗалык җитәкчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, гомумән, иганәчелеккә дә зур өлеш кертәләр.

Слетта чыгышлар бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре: медальләр, Рәхмәт хатлары, Дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Гомерләрен аграр тармакка багышлаган ветераннар адресына да җылы сүзләр әйтелде.

2025 елгы урып-җыю йомгаклары буенча “Районның иң яхшы хуҗалыгы” номинациясендә 1 нче урынны яулаган “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе, “Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” Барис Гафуров һәм “Чистай” холдинг компаниясенең “Чүпрәле Рассвет-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Алексей  Копаневка Кубок, Диплом тапшырылды. 2нче урынны “АгроТрансПорт” җәмгыяте алды (җитәкчесе Алексей Курамшин).

“Иң яхшы эшкәртү предприятиесе” номинациясендә “Государев Амбар” җәмгыятенә (җитәкчесе Васил Сәлахов) – 1нче урын, "Дуван бакчалары" кооперативына (җитәкчесе Альфред Хәйруллин)  2нче урын һәм "Дуслык" кооперативына (җитәкчесе Рамиль Рафиков) 3 урын бирелде.

“Үсемлекчелек тармагында иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы” номинациясендә “Бикчуров Р. А.” 1нче урынга, “Низамов А. А.” 2нче урынга, “Мәхмүтов И. Ф.” 3нче урынга лаек булды. Шәхси эшмәкәрләрдән Нияз Дамаевка да Кубок, Диплом тапшырылды.

Уңыш бәйрәмендә, шулай ук, “Терлекчелек буенча иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы” номинациясендә, республика, район бәйгеләрендә җиңүче алдынгы комбайнчылар, “Хуҗалыкның иң яхшы шоферы”, “Терлек азыгы әзерләү буенча иң яхшы механизатор”, “Иң яхшы тракторчы-механизатор”, “Авыл хуҗалыгы культураларына иң яхшы агу сиптерүче”, “Иң яхшы сыер савучы”, “Иң яхшы бозау караучы”, “Иң яхшы осеминатор” номинацияләре буенча алдынгылар, яшьләр өчен үрнәк булган остазлар, яшь белгечләр, җәйге каникул чорында басуларда хезмәт куйган студентлар һәм мәктәп укучылары да бүләкләнде.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар: Зур Аксу авылыннан Лидия Искендерова (малларының гомуми баш саны – 25 баш), Зур Чынлы авылыннан Гөлия Шиһапова, Кече Чынлы авылыннан Рәисә Фәхретдинова, Мунчәли авылыннан Хәйдәр Таҗетдинов һәм Уби авылыннан Галина Козлова сыер саву аппаратларына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев