Чүпрәледә 3924 тонна сөт җитештерелгән
Ит-сөт — бик мөһим продукт
Римма Мәүлетова Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сөт җитештерү буенча үсеш 101%ны тәшкил итә, ягъни 37 тоннага артык. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Айваз Абязов әйтүенчә
«Цильна» җәмгыятендә үткән елга караганда 110%ка, ягъни 177 тоннага, артык сөт савылган.
Белгәнегезчә, "Цильна«да яңа азык үзәге дә сафка баскан иде. Ул да уңышлы эшләвен дәвам итә — тәүлегенә 150 тонна баланслы моно азык җитештерә. Хуҗалыкта сыерларның тәүлеклек продуктивлыгы 34 килограммга җиткән. «Агро-Вест» хуҗалыгында да уңай эшләделәр, ди Айваз Абязов, — узган елга караганда үсеш 118 процентны тәшкил итә. Әмма, савым сыерларының продуктивлылыгы түбән — бер сыерга тәүлеккә нибары 7 кг. сөт туры килә.
Районда сөт җитештерү буенча икенче урында торган «Молко-Чүпрәле» җәмгыятендә, ике айда 1553 тонна сөт савылган. Биредә сөт, узган елга караганда, 129 тоннага ким. Сәбәбе — савым сыерларының саны кимү. Хуҗалык 18 мартта Белгород өлкәсеннән 200 баш нәселле тана кайтарырга ниятли. Шуңа күрә агымдагы елның беренче яртыеллыгы ахырына хуҗалыкта сөт җитештерү динамикасы уңай якка үзгәрергә тиеш, ди белгеч.
Фермер хуҗалыклары буенча, иң яхшы динамика Камараева А. Д. хуҗалыгында күзәтелә. Анда 62 тонна сөт җитештерелгән, үсеш 132 процентны тәшкил итә. Карабаев В. П. крестьян-фермер хуҗалыгында 35 тонна сөт җитештерелгән, үсеш — 123%; КФХ Хрисанов П. И. да — 27 тонна, үсеш 112%.
Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 мартка 7657 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 2024 елга карата 40 башка арткан. «Агро-Вест» хуҗалыгында баш саны, үткән ел белән чагыштырганда, 26 башка кимегән.
Ит җитештерү дә арта. Ике айда 219 тонна ит җитештерелгән, үсеш 122%ны тәшкил итә. Бозаулар алу саны үткән елдагы кебек үк — 642 баш булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев