Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2025 ел башыннан исерек килеш руль артына утырган 52 шофер тоткарланган

Җәзалар катгыйлана

Аек булмаган хәлдә транспорт чарасын идарә итү кыйммәткә төшә… Агымдагы елда район автоинспекторлары тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 52 шофер тоткарланган.

Чүпрәле муниципаль районының 1 нче номерлы җәмәгать суды участогында исерек килеш руль артына утырган Д.В.ның эше каралган һәм аңа карата җәза билгеләнгән.

Суд барышында Д.В.ның гаебе тулысынча расланган. Чүпрәле район суды аңа карата хөкем карары чыгарган.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый артты. Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмыйлар, ә 45 мең сум штраф түләттерәләр. Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына кабат утырган очракта җәза тагын да катгыйрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев