Чүпрәле хоккейчылары җиңү яулады
Хоккей турниры Илдар Хәлиуллов истәлегенә уздырылды
Ярышларда Апас, Буа, Чүпрәле районнары һәм Кайбыч районының ике командасы катнашты. Шулай ук, төп трофей өчен җирле “Городище” хоккей командасы да уйнады.
Чараны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов командаларны сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Чыгыш ясаучылар, Илдар Хәлиулловның хоккей спортын яратуын, аның катнашында Чүпрәле командасының берничә тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булуын да искә алдылар.
Спорт бәйрәмендә Илдар Хәлиулловның улы Тимур да катнашты. Ул әтисенең якты истәлеге хөрмәтенә турнирны үткәрүчеләргә, катнашучы барлык командаларга, спорт сөючеләргә рәхмәтләрен белдерде. Турнирның төп иганәчесе дә Тимур Хәлиуллов булды.
Бозга беренчеләрдән булып, Буа районы командасы һәм Кайбыч районының “Тайфун” командасы чыкты. Уен Буа районы командасы файдасына тәмамланды. Икенче булып, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары командалары көч сынашты. Аннан уен Городище һәм Буа районы, Апас һәм Чүпрәле районы, Кайбыч районының “Тайфун” һәм Городище, Кайбыч һәм Апас районнары командалары арасында дәвам итте.
Соңыннан өченче урын өчен Апас районы һәм Городище командалары көч сынашты, уен Городище командасының җиңүе белән тәмамланды. 1, 2 урыннар өчен Буа һәм Чүпрәле районнары командалары уйнады. Хәлиткеч уенда 3:2 исәбе белән Чүпрәле командасы турнирның чемпион исемен яулады. Буа районы командасы исә икенче урынга чыкты.
Турнир барышында: Дмитрий Храмов (Городище) - “Иң яхшы һөҗүмче”, Нияз Вәлиуллин (Чүпрәле) – “Иң яхшы сакчы”, Алмаз Җәббаров (Чүпрәле) – “Иң яхшы уенчы һәм Азамат Хәмидуллин (Буа) – “Иң яхшы капкачы" дип танылды. Шулай ук, “Иң яхшы җанатар”, дип улы Ролан белән бергә Руслан Сөләйманов билгеләнде. Турнирга Илдус Мөшәрәпов һәм аның ярдәмчеләре Ринат Сәлахов, Руслан Алимов хакимлек итте.
Турнир соңында җиңүче командаларга һәм иң яхшы уенчыларга Грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев