Чүпрәле укучылары «Көзге кросс»та ярыштылар
Ярышлар укучылар Спартакиадасы кысаларында үткәрелде.
Ярышларны ачып, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов барлык катнашучыларга ярышларда уңышлар теләде.
Ярышлар 2-4, 5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнашында, кызлар һәм егетләр арасында аерым үткәрелде.
Яшь спортчыларга һава торышы да уңай килде: көн җылы, кояшлы иде.
Үз яше категориясендә җиңүчеләргә грамоталар, бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды. Бу көнне озын дистанциягә йөгерү буенча ГТО нормативлары да үтәлде. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев