Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармак технологияләр техникумы студентлары ГТО тапшырдылар

ГТО нормативларын тапшыруда 80 студент катнашты.

«Алтын» спорт залы базасында «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студентлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «ГТО һәркем өчен» дип исемләнгән муниципаль акциясе узды. ГТО нормативларын тапшыруда 80 студент катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция ГТО комплексын физик культура һәм массакүләм спорт өлкәсендә активлык формалаштыру өчен шартлар тудыру юлы белән популярлаштыру максатында уздырыла.

Районда физкультура-сәламәтләндерү эшен үстерүгә зур игътибар бирелә. Физик культура, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, спортның матди-техник базасын үстерү, физкультура кадрларын һәм спортчыларны әзерләү буенча безнең район республикада алдынгы урыннарны били. Шунысы куанычлы, Чүпрәле районында спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең Чүпрәле техникумы студентлары да йөгерү, отжимание, тартылу һәм озынлыкка сикерү буенча төрле нормативларны үтәделәр.

ГТО тапшыру буенча аерымлылык билгеләре студентларга Дипломнар тапшыру вакытында тапшырылачак.

ГТО алтын билгесен алу өчен 6 сынау (тестлар), ГТО ның көмеш билгесе өчен 5 сынау, ГТО ның бронза билгесенә ия булу өчен 5 сынау үтәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев