Чүпрәле районы Уби авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә
Махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә кушылып, районыбыз халкы да зур көч куя.
Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли. Бу әйберләр район үзәгендәге «Созидание» бинасында тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Районның Уби авылы халкы элек-электән бердәм, хезмәт сөючән булуы белән дан тота. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алар хәрбиләргә бик зур ярдәм күрсәтәләр, бердәм рәвештә гуманитар ярдәм җыюда катнашалар, маскировка челтәрләре үрәләр, мини мичләр ясыйлар. Авыл хатын-кызлары СВО зонасындагы хәрбиләр өчен өйдә токмач кисү буенча акция оештырганнар. Яраларны бәйләү пакетлары да әзерләп, туплап җибәргәннәр.
— Үзебезнең авылдан чыккан якташыбыз бер рулон марля җибәрде безгә. Уйлый торгач, әлеге марлядан яраларны бәйләү пакетлары әзерләп булганы турында укып белдем. Аннан үзебезнең авыл җирлегенә кергән 4 фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы хатын-кызларыбыз белән киңәшеп, шушы пакетларны әзерләргә тотындык. Баштарак куркып кына тотынсак та, бик әйбәт килеп чыкты, инде егетләребезгә 3,5 мең данә яра бәйләү пакетларын озаттык,-ди Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин.
«Җылы йорт» приютында исә окоп шәмнәре ясыйлар. Мәдәният йортының икенче катында махсус хәрби техниканы һәм позицияләрне саклар өчен маскировкалау челтәрләре үрү пункты актив эшләп килә. Анда җирлекнең битараф булмаган хатын-кызлары йөри. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигәндәй, моның да яше һәм милләте юк. Маскировкалау челтәрләре ясарга өйрәнү өчен өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем йөри.
Волонтерлар Николай Адъютантов, Люся Адъютантова, Владимир Викторов, Лидия Викторова, Галина Ильина, Людмила Никитина, Ольга Сердцева, Зинаида Матвеева, Валентина Савина, Наталья Долгова, Ирина Ярзуткина, Ирина Краснова, Галина Ярухина, Зинаида Козлова, Елена Морозова, Юрий Адъютантов, Алиса Чувашова, Екатерина Маркова окоп шәмнәрен, маскировка сеткаларын ясауда актив катнашалар. Шушы ук волонтер хатын-кызлар хәрбиләр өчен токмач та кискәннәр.
— Волонтерлар иртәнге сәгать 8-9ларда ук киләләр, мәктәптә укулар тәмамлангач, аларга балалар да кушыла. Аннан бергәләшеп маскировка сеткаларын үрәләр. Әзерләнгән маскировка сеткаларын кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез аша биреп җибәрәбез, башка төрле гуманитар ярдәмне исә район үзәгендәге «Созидание» оешмасына тапшырабыз,-ди Александр Ярухин.
Җитәкче әйтүенчә, Уби авыл җирлегеннән 30дан артык егет махсус хәрби операциядә катнаша.
— Без, үз чиратыбызда, җиңү өчен барысын да эшләрбез. Иң мөһиме, махсус хәрби операциядә булган егетләребез исән-сау кайтсын. Монда аларны әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары көтә, — диләр Убиның мәрхәмәтле хатын-кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев