Чүпрәле районы суд приставы Рамиль Кәлимуллин: «Бурычыңны түлә һәм тынычлан!»
Шушы көннәрдә суд приставлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Әлеге уңайдан оешманың җитәкчесе Рамил Кәлимуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Рамиль Ильмирович, суд приставларының эше бурычны түләттерү буенча суд карарын үтәтү икәнлеген барыбыз да беләбез. Бурычлылар яки акча түләмәүне судка кадәр җиткергәннәр белән эш итү җиңел түгелдер...
— Әйе, бурычларның төрле төрләре белән эш итәбез. Гражданнарның берсеннән-берсе алган бурычлары бар, кредит, займнарын түләмәү очраклары да очрый. Алиментлар, яшәеш-көнкүреш эшләре, мал-мөлкәт белән бәйле бурычларны түләттерү турындагы суд чыгарган карарларны да җиренә җиткерәбез. Коллективыбыздагы 12 кеше шушы төр эшләр белән шөгыльләнә. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр, мәсәлән, 3893 башкарма производство кузгатылды. Үткән елдан калганнарны да кертеп 3632 башкарма производство тәмамланды.
— Бурычлы кешегә әҗәтен кайтару өчен ничә көн вакыт бирәсез?
— Закон нигезендә, ирекле рәвештә бурычны кайтару өчен биш көн вакыт каралган. Бу хакта искәртү хаты кешенең кулына тапшырыла. Хәзер ярдәмгә «Дәүләт хезмәтләре» электрон порталы да килә. Кешегә хат барып җиткәнче аның бурычы анда күренә. 5 көн эчендә әҗәтен түләмәсә штраф салына. Штраф суммасы физик затларга- 1000 сумнан, юридик затларга 10000 сумнан ким түгел.
— Бурычлы кешеләргә чит ил паспорты бирелмәүгә, андыйларның чит илгә чыга алмауларына да тукталыйк әле...
— 30 000 сумнан күбрәк әҗәте булганнар, аны ирекле рәвештә түләмәсәләр, аларга чит илләргә юл ябыла. Шулай ук, бурычлы кеше мөлкәтен дә терки алмый. Булган мөлкәтенә дә арест салына.
— Бурычлар булу-булмавы турында ничек белергә була? Нинди дә булса белешмәләр базасы бармы?
— Күптән көтелгән ял сәфәрен бозмас өчен, бурычлымы-юкмы икәнен һәркемнең даими тикшереп торуы кирәк.
Бурычлар хакында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтының төп сәхифәсендә һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасында танышып була. Дәүләт хезмәтләре порталыннан да карарга мөмкин.
«Банк данных исполнительных производств» дигән интернет ресурсыннан файдалансаң тагы да әйбәт. Әлеге сервис суд приставлары хезмәтенең рәсми интернет сайтында эшли.
Бурычы бармы-юкмы икәнлеген белү өчен, гражданинга тиешле урынга фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм туган көнен теркәргә кирәк. Бурыч булган очракта, экранда башкару документының датасы, аның төре, башкару документын биргән органның исеме, башкару эшенең датасы һәм саны, эшне кузгаткан бүлек, шулай ук суд приставының фамилиясе һәм белешмә өчен телефон номеры күрсәтелә. «Банк данных исполнительных производств» сервисыннан файдаланып, бурычны түләү өчен квитанцияне чыгартып алырга һәм теләсә нинди уңайлы ысул белән, шул исәптән сайт аша да, түләргә мөмкин.
— Димәк, бурычлы кешеләр өчен сәяхәтләрнең бер төре генә мөмкин — Россия буенча шәхси автомобильдә?
— Киңәш итмәс идем. Түләнмәгән бурычларың була торып, сәфәрләр планлаштыру — хата. Суд приставлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, юлларда даими рейдлар уздыра. Әгәр бурыч күләме 3 000 мең сумнан артык икән, автомобильгә арест салынырга һәм ул махсус тукталыш урынына озатылырга мөмкин.
— Соңгы елларда законнарга үзгәрешләр кертелде. Бу бурычлы кешеләрдән бурычларын кайтаруга да кагыла. Бүгенге көндә бурычлыларга яшәү минимумы караламы?
— Әйе, кешенең мал-мөлкәте булса, хезмәт хакыннан яки пенсиясеннән түләнә. Әмма яшәү минимумы — аның хакы. Әҗәтле бу очракта безнең оешмага килеп махсус гариза язарга тиеш була.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рамиль Ильмирович. Эшегездә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев