Чүпрәле районы автоинспекция башлыгы Анатолий Михайлов: «Юлда бала автокреслода булырга тиеш!»
7 яшькә кадәрге баланы үз авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып тору җайланмасында йөртергә кирәк.
«Әкият» балалар бакчасы янында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Буа бүлеге белән берлектә «Бала — төп пассажир» акциясе узды.
Әлеге чара пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, балаларны тотып тору җайланмаларын һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгечләре һәм автоинспекторлар билгеләп үткәнчә, һәр шундый акция күп баланың гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Акция барышында «Әкият» балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре һәм машина йөртүчеләр белән автомобиль салонында балаларны имин йөртү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрелде. Акциядә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәләр тапшырылды.
— РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре машина йөртүчеләрне автомобиль салонында 12 яшькә кадәрге балаларны йөрткәндә махсус тотып тору җайланмаларын кулланырга мәҗбүр итә. Бу закон чыгаручыларның теләге түгел, ә тормыш өчен кирәкле шарт. Балалар һәм яшүсмерләр — юл хәрәкәтенең иң яшь катнашучылары. Бала автомобиль салонында булганда, аның иминлеге тулысынча руль артында утыручы кешегә бәйле, — ди Чүпрәле районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Анатолий Михайлов.
Балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ күрсәткәнчә, автоаварияләрнең күп өлешендә балалар транспорт чаралары пассажирлары буларак зыян күргән. Аварияләрдә балаларның зыян күрүе күпчелек очракта әти-әниләрнең тотып тору җайланмаларын һәм куркынычсызлык каешларын кулланмаулары нәтиҗәсе. Нәкъ менә ата-аналарның гади генә булган куркынычсызлык чараларын санга сукмаулары юлларда фаҗигаләр булуга китерә.
Автокресло-балаларга!
Җиңел автомобильнең алгы утыргычында 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге бала авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып тору җайланмасында гына йөртелергә тиеш.
Җиңел автомобильнең арткы утыргычында 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге баланы куркынычсызлык каешын кулланып йөртергә мөмкин. Әмма юл-транспорт һәлакәте вакытында җәрәхәтләнү куркынычын киметү өчен дәүләт автоинспекциясе бу очракта да баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев