Чүпрәле пенсионерлары компьютерны белү буенча көч сынаштылар
Заманадан калышмыйлар
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында өлкән, урта һәм кече яшьтәге гражданнар арасында «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча «Өченче яшь» республика IT — олимпиадасының муниципаль этабы узды.
Әлеге ярышлар ел саен үткәрелә һәм чемпионатның муниципаль этабында җиңүчеләр республикада районыбыз данын яклыйлар. Чара мәгълүмат технологияләре өлкәсендә өлкән яшьтәге гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрүгә, компьютерда эш итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге 2006 елдан башлап өлкәннәргә карата
«Актив озын гомер» сәясәтен тормышка ашыра. Шул нигездә ел саен районда «Өченче буын университеты» коммерцияле булмаган мәгариф учреждениесендә өлкән яшьтәге гражданнарга аеруча кирәкле махсус компьютер программалары буенча укыту оештырыла.
Быел да чемпионатта катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Дилүзә Азизова сәламләделәр.
Олимпиада вакытында катнашучылар компьютер белеме буенча төрле биремнәр башкардылар. Билгеле бер вакыт эчендәтест биремнәренә җавап бирделәр, биремнәрнең практик өлешен үтәделәр.
Нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган Равия Вәлиева, Геннадий Карсаков һәм Зоя Кузнецова Дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларга һәм чемпионатта катнашучыларның барысына да компьютер ярышлары буенча «Өченче яшь» IT —
Олимпиадасында катнашучы сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ә иң яхшылар дип Вәлиевлар командасы: Равия Вәлиева һәм аның оныклары Раилә һәм Илина Сармановалар танылды.
Алар апрель аеның икенче яртысында Казан шәһәрендә узачак «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча «Өченче яшь» республика IT — олимпиадасының икенче этабында район данын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев