Чүпрәле эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән ветераннар бүген дә сафта
Эчке эшләр органнарында ветераннарның җәмәгать оешмалары эшли башлаганга 35 ел тулды
1991 елдан 17 апрель – Россия эчке эшләр органнарының ветераннар оешмасы көне буларак билгеләп үтелә. Бу хакта районның эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы рәисе Фариз Шакиров белән сөйләштек.
Районыбызда һәм башка төбәкләрдә төрле елларда Чүпрәле эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан 42 ветеран яши. Алар арасында 14 ветеран илебезнең Төньяк-Көнчыгышында, махсус хәрби операциядә, Чечняда, Дагыстанда хәрби бурычларын үтәделәр. Күрсәткән батырлыклары өчен отставкадагы полиция полковнигы Вазыйх Сатдинов “Җәмәгать тәртибен саклауда аерымлык өчен” һәм “Ватан алдындагы казанышлары өчен 2 дәрәҗә” медальләренә, отставкадагы милиция майоры Фәрхат Шиһапов (ике тапкыр Чечня, Дагыстанда командировкада булды) “Батырлык өчен” медале һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләре баш командующиеның Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Районның эчке эшләр бүлеге үзенең олуг яшьтәге ветераннарын да лаеклы хөрмәтли. ... (бүлекнең бухгалтеры), Иван Чамин (милиционер-шофер) һәм Михаил Шленский (милиционер) 90 яшьлекләрен билгеләп үттеләр.
Ике ветеран исә, отставкадагы полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм отставкадагы полициянең өлкән лейтенанты Владимир Шумилов бүгенге көндә җаваплы вазифалар башкаралар.
–Ветераннарыбыз лаеклы ялга чыксалар да, актив булып калалар, үзләрен төрле өлкәләрдә сыныйлар, иҗтимагый эшләрдә катнашалар. Әйтик, Фәрхат Шиһапов эшмәкәрлек юнәлешендә проектлар язып, грантлар отты. Дамир Идиятуллов туган авылы Чепкас-Ильмәттә җирләрне эшкәртеп, райондашларыбызны җиләк-җимеш белән тәэмин итә. Отставкадагы полиция майоры Лилия Хәлиуллова тимер юл поездында җәмәгать туклануын тәэмин итә,-ди ветераннар оешмасы рәисе Фариз Шакиров.
Ул билгеләп үткәнчә, оешманың максаты – пенсионерлар, инвалидлар, аларның гаилә әгъзалары тормышында килеп чыккан социаль проблемаларны бергәләп хәл итү, матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау.
Моның өчен оешма эчке эшләр министрлыгы структуралары, иҗтимагый җәмгыятьләр белән хезмәттәшлек итә. Авырлык килгәндә–ярдәм кулы сузу, өлкән яшьтәгеләрнең хәлләрен белү, гомер бәйрәмнәре белән котлап үтү – оешмада элек-электән килгән традиция.
–Кече Уби авылында яшәүче В.Саймулловның әти-әнисенә, Кече Чынлы авылыннан 1нче төркем инвалид Мәсхүт Аббазовка ярдәм итүне һәрвакыт контрольдә тотабыз. Ветераныбыз Айрат Хуҗиев Мәсхут Аббазовка коляска белән ярдәм итәргә вәгъдә итте,-ди Фариз Шакиров бу уңайдан мисалларны барлап.
Эчке эшләр органнарында ветераннарның җәмәгать оешмалары эшли башлауның 35 еллыгына истәлекле бүләк – медаль дә булдырылган. Әлеге бүләккә бәйрәм көнендә 24 ветеран лаек булган.
Район эчке эшләр бүлегендә музей-бүлмә дә эшләп килә. Анда 350дән артык экспонат тупланган. Музейга 1989 елда, бүгенге көндә район эчке эшләр бүлеген җитәкләүче Марат Хуҗиев тарафыннан нигез салынган. Түбән Чәке авылындагы Михаил Архангель храмы рухание Олег атакай да музейны тулыландыруда һәрдаим үз өлешен кертә.
–Оешмабызның эшчәнлеге алга таба иҗтимагый тормышта законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга юнәлдереләчәк,- ди Фариз Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев