Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле агросәнәгать комплексының үткән елгы эшенә йомгак ясалды

Җыелыш районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә үтте.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марат Гафаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов һәм агроидарә белгечләре, районның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Равиль Бикчуров, «Россельхозцентр»ның район филиалы җитәкчесе Исламетдин Низамов, “Рацин” АҖ вәкиле Динар Дирдизов, “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, КФХ җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Чараны ачып, “Агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар" темасы буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов чыгыш ясады.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, районның социаль-икътисадый үсешендә төп урынны аграрийлар алып тора.

–Районда эре 6 авыл хуҗалыгы җәмгыяте, 70 крестьян-фермер һәм 7221 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. 2025 елда район буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан тулаем җыем 148,7 мең тоннаны, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 44 центнерны тәшкил итте. Уңдырышлылык (44 ц/га) буенча район республикада  6 нчы урынны, тулаем ашлык җыю буенча 7нче урынны били,-диде Тәлгать Халитов.

Майлы культураларның тулаем җыемы үткән ел– 49,2 мең тонна, уңдырышлылык-22,8 ц/га булган. Иң югары уңыш “Чүпрәле Рассвет Агро” (68,6 ц/га), “Цильна” җәмгыятьләрендә (62,3 ц/га), “Бикчуров Р.А.”  крестьян-фермер хуҗалыгында (41,5 ц/га), “АгроТрансПорт" җәмгыятендә (40,2 ц/га) күзәтелә.

Агроидарә җитәкчесе үз чыгышында, шулай ук, минераль ашламалар алу мәсьәләләренә дә тукталды, әче туфракны известьлауга басым ясады. “2026 ел уңышы өчен район хуҗалыкларында көзге культуралар 16579 га мәйданда чәчелгән, бүгенге көнгә көзге культураларның торышы әйбәт”,-диде ул.

Терлекчелек тармагында районда 4 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 18 фермер хуҗалыгы махсуслашкан, шул исәптән, сөтчелек юнәлешендә – 9 КФХ, эре мөгезле терлекләр симертү буенча – 7, кошлар үстерү буенча бер һәм атлар үрчетү буенча бер КФХ бар.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХда ел башына 8137 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 2848е – савым сыерлары. Бер елда сөт җитештерү күләме 25066 тонна булган.

–“Цильна” һәм “Чүпрәле Рассвет-Агро” җәмгыятьләрендә төп күрсәткечләр сөт җитештерүгә юнәлдерелгән. Бер сыердан сөт саву күләме үткән ел 9 тоннадан артып китте, ул– 9073 кг.ны тәшкил итте, ит җитештерү күләме –1384 тонна,-дип ассызыклады Тәлгать Халитов.

Чыгышында ул фермерларга, КФХларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтелгән грант ярдәме турында да әйтеп узды.

Районның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров фермер хуҗалыклары эшенә йомгак ясады һәм чәчүдә элиталы орлыкларны кулланырга тырышырга кирәклеген билгеләп үтте.

Киңәшмә барышында “Орлыкчылык” системасындагы үзгәрешләр, агрохимикатларны куллану мәсьәләләре турында да чыгышлар тыңланды.

Район башлыгы Марат Гафаров киңәшмәгә йомгак ясап, авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы хезмәт куйган “С. Н.Әхмәтов” КФХ башлыгы Марс Әхмәтовка, “Клементьев Ф. Н“ КФХ башлыгы Федор Клементьевка һәм “Сәлахова З. Р" КФХ башлыгы Зөлфия Сәлаховага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев