Чүпрәлеләр җырлап-биеп кышны озатты
Районыбыз халкы ел саен күңелле бәйрәм тантанасында кышны озатып, язны каршы ала. Бу тамаша бездә элек – электән килгән гадәттәгечә язның беренче бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көнне - 8 мартта үткәрелә.
Бәйрәмне оештыручылар быел да аны чын-чынлап күңелле һәм кызыклы итәргә тырышканнар. Халык өчен бу көнне җыр, бию һәм конкурслар белән тулыландырылган зур программа эшләгәннәр иде. “Бу язгы якты көндә барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм яхшы кәеф телим", - дип билгеләп үтте Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, бәйрәм кунаклары белән очрашканда.
Район мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучыларга фольклор программа да тәкъдим иттеләр. Бу бәйрәм кайнар коймаксыз һәм хуш исле чәйсез дә үтми. Кунаклар авыл җирлекләренең презентацияләрен карадылар, ашамлыклардан авыз иттеләр, җирле үләннәрдән әзерләнгән чәй һәм эчемлекләр эчтеләр. Гадәттәгечә, бәйрәмгә балалы гаиләләр дә күп килгән иде. Нәкъ менә кечкенә тамашачылар барлык уеннарның да төп катнашучылары булдылар.
Мәйданда сәүдә ярминкәсе гөрләде. Анда теләгән һәркем камыр ризыклары, шашлык һәм башка азык-төлек продуктлары, сувенирлар һәм уенчыклар сатып ала алды. Һәм, әлбәттә, бәйрәм ахырында “күңелсезлекләр белән тулы” карачкыны яндырдылар. Шуны гына көткән кебек – иртәнге якта аз гына болытлы торган күктә ялтырап кояш чыкты да тирә-юньгә язның беренче нурларын сипте.
“Бүген шундый шәп һава. Без бөтен гаиләбез белән кышны озатырга килдек. Бик ошады! Балалар бик канәгать! Уйнадык, биедек, тәмле коймактан авыз иттек. Район халкына шундый бүләк әзерләгән өчен оештыручыларга зур рәхмәт», – дип кичерешләре белән уртаклашты Татьяна Ягашкина исемле ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев