Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумында төрле һөнәрләр үзләштереп була
Һөнәрлеләр эшкә җиңел урнаша

Редакциябезнең бүгенге кунагы - Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы җитәкчесе Фәнил Ринат улы ЯФИЗОВ. Без аңа үзебезне һәм буй җиткән балалары булган әти-әниләрне кызыксындырган сорауларны бирдек.
- “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, ди безнең халык. Бу, шулай ук, кызларга да кагыла. Ә соңгы елларда сез җитәкли башлаган райондагы бердәнбер техникумны һөнәрчеләр ясаучы (“кузница кадров”) диләр иде. Бу хәзергесе вакытта да шулаймы? Гомумән, техникумда нинди һөнәрләргә өйрәнеп була?
- Кеше үзенә һөнәр сайлап, аны үзләштерә икән, ул тормышта беркайчан да югалып калмаячак. Бүген эшче һөнәрләргә хезмәт базарында ихтыяҗ бик зур. Авыл хуҗалыгында да инде заманча, компьютерлаштырылган комбайн-тракторлар эшли. Күргәнегезчә, һәр тармакка белемле яшьләр кирәк. Безнең техникум шундый белемле яшьләрне әзерли дә инде. Бездә “Автомобиль двигательләренә, системаларына һәм агрегатларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау”, “Пешекче һәм кондитер эше”, “Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау” һөнәрләре буенча урта звено белгечләре әзерләнә. Уйлап кына карагыз, үзебезнең районыбыз да көннән-көн киңәя, үсә: кафелар ачыла, төрле хезмәт күрсәтүләр барлыкка килә. Һәр йортта диярлек кимендә бер җиңел автомобиль бар. Димәк, кондитерларга да, машина төзекләндерүчеләргә дә ихтыяҗ көннән-көн арта. Эретеп ябыштыручы, мәсәлән. Тормышта әлеге һөнәр иясе никадәрле кирәк бит. Яшьләргә ни өчен шушы һөнәрне сайламаска ди – гомере буе акча белән тәэмин итәчәк хезмәт бит. Ә эретеп ябыштыру серләренә бездә өйрәнеп була. 9 сыйныфны тәмамлап килгәннәр өчен уку вакыты да нибары 2 ел 10 ай гына.
“Эретеп ябыштыручы (кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)” төркемнәренә студентлар да кабул ителәчәк. Гаризалар 21 июньнән башлап кабул ителә башлаячак. Студентлар бездә уку дәверендә “В”, “С” категорияләре буенча автомобиль йөртүгә хокук бирүче таныклык та алалар.
- Уку, яшәү шартлары да, 90нчы еллар белән чагыштырганда, җир белән күк арасы дип беләбез...
- Әйе, бездәге шартлар шәһәр техникумнары белән чагыштырганда да уңайрак: читкә чыгып китәсе түгел, тулай торак, стипендия бар, түләүсез туклану оештырылган, материаль-техник база яңарып тора һ.б., һ.б.
КВН командабыз, иҗади коллективыбыз, төрле спорт секцияләре эшли. Укучылар төрле конкурсларда, ярышларда бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Илебезнең истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырыла.
- Техникумда ныклы белем алу, студентларның ялларын файдалы итү өчен бар шартлар да тудырылган, димәк. Ә эшкә урнашу? Ике-өч ел күз ачып йомганчы уза да китә, Белем бирү йортын тәмамлаган студентны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтәме техникум?
- Уку дәвамында ук студентлар төрле оешмаларда практика үтәләр. Башлап аларны практика үткәртү өчен оешмалар белән килешүләр төзибез. Район үзәгендәге сәнәгать паркы территориясендә эшләп килүче “Солнечный круг”, “Цеолиты Поволжья” җәмгыятьләре белән безнең студентларны практика чорында да, укып бетергәннән соң да эшкә алу буенча килешүләр төзелгән.
Кагыйдә буларак, укучыларыбызның күпчелеге практика үткәндә үк шунда эштә калу турында килешеп кайталар. Аларга республиканың студент отрядлары составында Сочига, Кырымга кадәр барып эшләп, тәҗрибә туплап кайту мөмкинлеге дә тудырыла. Бу очракта студентларның барып-кайту, яшәү чыгымнарын уку йорты түли. “Бәхетле” кибетләренә студентларны ике куллап эшкә алалар, чакырып мөрәҗәгать итәләр. Күптән түгел генә берничә студент кызыбыз “Акчарлак” лагерында ашханәдә эшләделәр. Язгы чәчү вакытында егетләребез “Дементьев исемендәге агрофирма”, “АгроТрансПорт” җәмгыятендә хезмәт практикасы үттеләр.
- Студент укуын тагын да дәвам иттерергә теләсә?..
- Бу очракта да техникум ярдәмгә килә. Институтлар белән дә килешү нигезендә эшлибез. Бездән киткән студентлар анда кыскартылган программа буенча укый. Казан кооператив университеты белән шундый килешүебез бар.
- Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Фәнил Ринатович. Техникум укучылар авазыннан гөрләп торсын, дип сезгә һәм коллективыгызга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев