Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Баклажан үстерү серләре

Белгеч киңәше

Баклажаннар тәмле сыйфатлары һәм сәламәтлеккә файдасы белән бакчачыларның мәхәббәтен күптән яулап алдылар. Әмма аларны үстерү белем һәм игътибар таләп итә. Җылылык сөюче бу культурадан ничек итеп мул уңыш алырга? Бу хакта “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалының әйдәүче агрономы Салават Галимҗанов сөйли.

Сорт сайлау һәм үсентеләрне әзерләү

Уңыш сортны дөрес сайлаудан башлана. Салкынча климатлы төбәкләр өчен “Алмаз” яки “Дуслык” кебек иртә өлгергән гибридлар ярый. Алар кыска гына җәй вакытында да өлгерә. Орлыкларны үсентеләрне грунтка утыртканчы 60-70 көн алдан чәчәләр. Орлыкларны башта аз марганцовка эремәсендә зарарсызландыралар һәм дымлы тукымада +25°+28 ° C температурада шыттыралар. Булачак үсентеләр өчен туфракка черемә һәм ком өстәргә кирәк, туфрак җиңел булырга тиеш. Шытымнар барлыкка килгәннән соң, андый мөмкинлек булса, үсентеләр озынлыкка үсмәсеннәр өчен, фитолампалар (фотосинтезны стимуллаштыра торган зәңгәр һәм кызыл яктылык) белән яктыртуны тәэмин итәргә мөмкин. Лампаларны үсентеләр өстеннән 20-30 см биеклектә урнаштыралар һәм көненә якынча 12-14 сәгать кабызалар.

Грунтка күчереп утырту

Баклажаннар салкынга бик сизгер: аларны ачык грунтка туфрак +15°C ка кадәр җылынып, төнге температура +12°C тан түбән төшмәгәндә генә утыртырга мөмкин.Татарстанда оптималь срок — май ахыры яки июнь башы. Кыраулардан саклану өчен агроҗепселдән вакытлыча ышык урыннар ясагыз. Шулай ук, пластик шешәләрне яки чиләкләрне кулланып, һәр үсентене капларга мөмкин. Түтәлләрне җилдән сакланган кояшлы участокта урнаштыралар. Туфракны компост (1 м2 га 5-6 кг) һәм көл (1 м2 га 200 г) белән баеталар. Утырту схемасы — үсентеләр бер-берсен күләгәләмәсен өчен 40×60 см.

Су сибү һәм тукландыру

Баклажаннар — су ярата торган культура, ләкин артык дымлану гөмбә авыруларын китереп чыгара. Яфракларга эләкмәсен өчен, атнага ике тапкыр тамыр астына җылы су сибегез. Су сипкәннән соң туфракны көпшәкләндерәләр һәм салам яки торф белән мульчилиләр. Тукландыруны сезонга өч тапкыр кертәләр:

–Утыртканнан соң ике атна узгач – сыер тизәге эремәсе (1:10) яисә нитрат ашламалары;

–Чәчәк ату чорында – фосфор-калий катнашмалары (мәсәлән, суперфосфат һәм калий сульфаты);

– Җимешләрне формалаштырганда — микроэлементлы комплекслы препаратлар.

Үсентене формалаштыру һәм корткычларга каршы көрәш

Үсемлекләр артык яшеллеккә көч сарыф итмәсен өчен, кирәкмәгән тармакларын алып ташлыйлар. Һәр үсентедә иң көчле 5-6 бәйләвеч калдыралар. Озын буйлы сортларны терәкләргә бәйлиләр. Баклажаннарның төп дошманнары - колорадо коңгызы һәм пәрәвез талпаннары. Профилактика өчен үсентеләргә сарымсак яки тәмәке тузаны төнәтмәсе сиптерегез. Массакүләм һөҗүм очрагында “Фитоверм” кебек биопрепаратлар кулланыгыз.

Уңышны җыю

Җимешләрне техник өлгерү фазасында секатор белән кисәләр, ул вакытта тире ялтырап тора, ә орлыклары йомшак була. Җимешләрне даими җыю яңа чәчәкләр барлыкка килүне стимуллаштыра.  Артык өлгерүгә юл куймагыз: мондый баклажаннар әчерә һәм үсентенең үсүен акрынайта.

Бу киңәшләрне үтәп, хәтта уртача климат шартларында да, мул уңыш алырга мөмкин. Иң мөһиме, баклажаннарның игътибр һәм тәрбия яратуын онытмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев