Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Авыру бетә – гадәт кала

Берничә тапкыр хөкем ителгән һәм яшәү мәгънәсен аңламаган Р. кабат җинаять юлына баса.

Кич белән, тирә-юньдә кешеләр булмавыннан файдаланып, ул явыз ният белән, авылдашының йортына килә. Билгеле, Р.бу вакытта исерек була.

Бакчага илтүче ишек аша ишегалдына үтеп керә һәм 50 литрлы, 3 500 сумлык газ баллонын урлый. Һәм, моның белән генә дә чикләнми - шул ук хуҗалыкның сараена кабат үтеп керә һәм 610 сумлык «Penos» монтаж күбегенең бер баллонын, 1215 әр сумлык пычкы чылбырларын (ике данә), 4 метр озынлыктагы хуҗалыкта кулланылучы чылбырныһәм башка шундый әйберләрне урлый һәм җинаять урыныннан качып китә.

Үзенең җинаятьчел гамәлләре белән Р. авылдашына 7 244 сумлык зыян китерә.

Район суды гаепләнүчегә 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә 1 ел да 8 айга сынау вакыты белән җәзаны шартлыга үзгәртте.

Район судының матбугат үзәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев