Авыл хуҗалыгына яшь белгечләр кирәк: Чүпрәледә очрашу узды
Авыл хуҗалыгы бүген инде динамикалы, югары технологияле һәм перспективалы тармак.
9, 11 сыйныф укучылары һәм техникум студентлары авыл хуҗалыгы министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты, “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очраштылар.
Чарада район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов та бар иде.
- Авыл хуҗалыгына төрле категориядәге белгечләр таләп ителә, - диде Алексей Ярухин, очрашуны башлап.
- Бүген районда агросәнәгать комплексы өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ зур. Бүгеннән 25 квалификацияле эшче җитми. Хуҗалыкларның белгечләр белән тәэмин ителеше 97 процентны тәшкил итә,-диде агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов.
Аграр югары уку йортларында 50дән артык чүпрәлеленең белем алуын, урта махсус уку йортларында – 41 студент, КДАУда - 29 студент укуына да тукталды җитәкче.
- “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” районның авыл хуҗалыгын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итә. Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм фермер хуҗалыкларынаграр югары уку йортларыннан 10 яшь белгеч һәм техникумнардан 35 төрле һөнәри белгеч эшкә кайтты. Ел саен КДАУның икешәр студенты, техникум һәм көллиятләрдән 15тән артык студент район хуҗалыкларында производство практикасы уза, - диде ул.
2024-2025 елларда “Цильна” җәмгыятенә агроном, инженер һәм юрист белгечлегенә Казан дәүләт аграр университетыннан 3 яшь белгеч, “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятенә 6 яшь белгеч җәлеп ителгән. 5 яшь белгеч дәүләт ярдәменнән файдаланган - 750 мең сум акча алган. .
Аграр югары уку йортларында белем алу шартлары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Казан дәүләт аграр университеты вәкиле - КДАУның Механизация һәм техник сервис институты директоры урынбасары Булат Сабиров сөйләделәр.
- Яшь белгечләргә ярдәм чаралары: авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә урнашканда бер мәртәбә түләү (750 000 сум), студентларга айлык стипендияләр, фәнни тикшеренүләргә грантлар бар. Яшь гаиләнең торак мәсьәләсен хәл итү дә дәүләт контролендә тора.
Авыл хуҗалыгы бүген инде динамикалы, югары технологияле һәм перспективалы тармак. Анда һәркәм үз юлын таба, хыялларын тормышка ашыра ала. Без исә нәкъ менә сезне, яшьләрне, көтәбез. Чөнки агросәнәгать комплексының киләчәген сезнең кулларда, - диде Рөстәм Гайнуллов укучыларга һәм техникум студентларына мөрәҗәгать итеп.
Райондагы техникум директоры Фәнил Яфизов техникумда укытыла торган белгечлекләргә тукталды. Ул, шулай ук, үз студентларының тормышы, аларның киләчәге ничек тәэмин ителүе турында җентекләп сөйләде.
Очрашуда яшь белгечләр: “Цильна” җәмгыяте агрономы Эльвина Хәлиуллова һәм “Чистай” “Машина - технология компаниясе”нең исәп буенча белгече Алинә Мөдәрисова да чыгыш ясадылар. Алар үзләренең һөнәрләре, эшләре турында сөйләделәр, чыгарылыш укучыларына аграр юнәлештә һөнәр сайларга киңәш иттеләр.
“Чистай” холдинг компаниясенең “Молко Чүпрәле” җәмгыяте башкарма директоры урынбасары Владимир Симанов район җирлегендә уңышлы эшләүче "Чүпрәле - Рассвет Агро” җәмгыятенең эшчәнлеген һәм “Чистай” холдинг компаниясе тормышын үз эченә алган презентация тәкъдим итте.
Кадрларга ихтыяҗ бар икән, хезмәткә түләү дә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш - җитәкчеләр моның да уңай хәл ителәчәген ассызыкладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев