24 март – туберкулез авыруына каршы көрәш көне
Әлеге авыру турында район үзәк хастаханәсе табибы А.Мальцева сөйли.
24 март – туберкулез авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге авыру турында район үзәк хастаханәсе табибы А.Мальцева сөйли.
Туберкулез – йогышлы авыру. Чир авыру кешедән яки авыру хайваннан таза кешегә йогарга мөмкин.
Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру ни кадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак.
Туберкулез микобактерияләре үзләренең кайбер үзенчәлекләре белән дә башка микроблардан бик нык аерылып торалар. Мәсәлән, алар салкынга түзем. Хәтта, 10 градуста да озак кына үлмиләр. Организмнан читтә микроб үрчеми, ләкин озак вакыт тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак саклана. Урам тузанында ике атнадан артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була. Кайбер химик эретмәләр туберкулез таякчыкларын үтерә, шуңа күрә дә 5%лы хлорамин эретмәсе какрыкны зарарсызлау–дизенфекцияләү өчен кулланыла.
Туберкулез кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йога. Йорт хайваннары арасында сыер, дуңгыз, йорт куяннары, мәчеләр авырый. Ат һәм эт туберкулезга бик үк бирешми. Кошлардан тавык һәм попугайлар туберкулезга тиз бирешүчән.
Туберкулез микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85—95%) тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш.
Туберкулез инфекциясе организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе буенча белеп була.
Авыруның билгеләре
Температура күтәрелү. Кешедә хәлсезлек сизелә. Туберкулез белән авыручы кешенең аппетиты бозылмаса да ул акрынлап ябыга бара. Кеше тиз тирли. Тирләү кеше эш эшләгәнгә яки көн эссе булганга түгел, бәлки төнлә йоклаганда, башлыча таң алдыннан була. Тын кысыла, аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү сизелә. Ютәлләү– туберкулез авыруына хас билге. Ләкин ютәл салкын тигәндә дә, яки иртәләрен тәмәке тартучы кешедә дә була. Шуңа күрә, ютәл озакка сүзылганда күкрәк читлеген рентген аша тикшереп карарга тәкъдим ителә.
Белешмә
Бүгенге көндә үпкә чире шактый киң таралган. Аның белән 18дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый. Ел саен жир шарында 10 млн. кеше бу чир белән исәпкә алына һәм бу авырудан 1,4 млн. кешенең гомере өзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев