Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

2024 елдан Чүпрәледә «Аеклык ноктасы» программасы гамәлгә ашырыла

Аек тормыш — иң яхшысы

«Аеклык ноктасы» программасы безнең районда да эшли. Ул нинди максатларны күздә тота? Шулар турында сөйләвен сорап баш белгеч-балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Алёна Афанасьевага мөрәҗәгать иттек.

— Алёна Викторовна, «Аеклык ноктасы» безнең районда кайчан эшли башлады һәм ул кемнәргә ярдәмгә килә?

— «Аеклык ноктасы» республика проекты ата-аналарны алкоголизмнан савыктыруга, аларның психологик сәламәтлеген яхшыртуга, гаиләдә балаларны тәрбияләү өчен шартлар тудыру һәм балаларны приютка җибәрүне булдырмау максатыннан аларны эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән. 
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Аеклык ноктасы» программасы балалар приютта түгел, ә гаиләдә үссеннәр өчен эшли. 
Менә шундый гаиләләрне ачыклап, аларны дәвалануга җибәрү бурычын да куя әлеге программа. Дәвалау пациентларның үзләренә генә түгел, ә аларның туганнарына да консультация бирүне күздә тота. Социаль тернәкләндерү буенча бу зур эш районның барлык хезмәтләре һәм оешмалары тырышлыгы белән генә мөмкин.
Әгәр республика буенча саннарга күз салсак, 2024 елда «Аеклык ноктасы» проектында 182 татарстанлы, 2025 елда республикада яшәүче 200 кеше катнашкан. Безнең районда әлеге проект 2024 елдан башлап эшли башлады.

— Бу проектка кеше үз теләге белән катнашырга теләрме соң?

— «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы да эшли. Әлеге база ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә булдырылган. Менә шушы базага район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге кебек оешмалардан теге яки бу гаиләдә социаль-куркыныч хәл турында беренче сигнал кабул ителә. Аннан соң инде әлеге сигнал буенча эш башлана. 
Безнең бүлек тарафыннан, социаль яклау бүлеге, район мәгариф бүлеге кебек һәм балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары катнашында, әлеге гаилә янына барып, аларның гаилә хәле белән танышып, күреп, белеп кайтабыз. Гаиләнең хәле социаль-куркыныч булган очракта әлеге гаилә ведомствоара контрольга алына һәм әлеге гаилә исәпкә куела. Аннан исә әлеге гаиләнең әти-әнисе комиссия утырышына чакырыла. 
2024 елда без ирле-хатынлы менә шундый бер гаиләне «Аеклык ноктасы» проектына керттек. Әлеге гаиләнең өч балигъ булмаган баласы бар иде. Бу гаилә әлеге проект нигезендә ярты ел реабилитация үтте. Әйтергә кирәк, реабилитация уңышлы тәмамланды. Гаилә башлыгы да, тормыш иптәше дә алкоголизм баткаклыгыннан чыга алдылар, эшкә урнаштылар.

— Агымдагы елда әлеге проектка керүчеләр бармы?

— Әйе, быел да программага ике гаилә керде. Икесе дә ялгыз башларына балигъ булмаган балалар тәрбиялиләр. Беренче гаиләдә — өч бала, икенче гаиләдә исә — биш бала. 
Алда әйткәнемчә, бу әниләр турында беренче «чаң» социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау мәгълүмат системасына килде. Аннан соң алар исәпкә куелды, әниләр белән аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә икесе дә «Аеклык ноктасы» проектына кереп реабилитацияләнергә теләк белдерделәр.

— Реабилитация үз эченә нәрсәләрне ала?

— Реабилитацияне Казан шәһәрендәге наркологик диспансерларның берсендә үтәләр, ул ярты елга сузыла. Программа нигезендә, аена ике тапкыр Казанга, диспансерга барып кайтып, дәвалану узарга тиеш булалар. Дәвалану дигәннән, ул психологик һәм башка шундый ярдәмнәрне дә үз эченә ала. Реабилитация чорында мондый пациентлар белән психологлар да, наркологлар да эшли. Алкогольга бәйлелектән арындыру өчен инъекция дә ясала. 

Казанга наркодиспансерга бару өчен пациентлар транспорт белән тәэмин ителәләр һәм аларны райондагы яшьләр, мәдәният, социаль яклау, мәгариф бүлекләре, район үзәк хастаханәсе, район эчке эшләр бүлеге кебек профилактика системасы вәкилләре озата бара.

— Мондый гаиләләрне социаль тернәкләндерү өчен реабилитацияләүдән тыш тагын нинди чаралар кулланыла?

— Иң беренче чиратта, ата-аналарны рәсми рәвештә эшкә урнаштыру чарасы күрелә. Аннан соң инде торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын реструктуризацияләү, төрле социаль, психологик ярдәм чаралары, хәйрия ярдәме күрсәтү дә карала. Шулай ук, балигъ булмаганнарны мәгариф оешмаларына урнаштыру, ял итүдә һәм сәламәтләндерүдә ярдәм күрсәтү,14 яшьтән өлкәнрәк балаларны каникулларда эшкә урнаштыру, приютлардан балаларны туган гаиләләренә кайтару кебек чаралар да кулланыла.

— Гаилә реабилитация үтеп, тормышка «кире кайткач» та контроль астында буламы?

— Әлбәттә, реабилитация үткәннән соң да мондый гаиләләрне «язмыш кочагына» ташламыйбыз, хәлләрен белешеп, кирәк чакта психологик ярдәм дә күрсәтелә.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев