Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында “Авыл көне” үтте

«Авыл бәйрәме»ндә озак еллардан бирле күрешмәгән авылдашлар, классташлар, туганнар очрашты.

Кемдер җан атып йөрмәсә, әлбәттә, мондый бәйрәм үзеннән-үзе килеп чыкмаячак. Яңа Ишле авылында да туган ягым, туган авылым, туган нигезем, дип җан атып яшәүче кешеләр бар. Шуларның берсе – Римма Гомәр кызы Сафиуллова. Әлеге гаҗәеп ханым үзенең туган ягын өзелеп яратуы, авылдашларына ярдәм итеп яшәве белән дә райондашларыбызга яхшы таныш. Римма ханым Тәтеш районында “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеген җитәкли, шул ук вакытта Тәтеш районында алдынгылардан саналган “Колос” җәмгыяте җитәкчесе дә.
Исегезгә төшерәбез, үткән елны Яңа Ишле авылында Татарстан Республикасы “Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру” конкурсында катнашып, шушы грантны отып эшләнгән “Вәлиулла чишмәсе” ачылган иде. Быел исә шушы изге урында “Гомәр ага паркы”нда Яңа Ишле авылы халкы, тирә-як авыллардан килгән һәм чит төбәкләрдән кайткан кунаклар бердәм рәвештә авыл бәйрәменә җыелды.
Билгеле, авылдашлар, дуслар, классташлар очрашуларга сусаган – бәйрәм мәйданында бу көнне “алма төшәрлек” тә урын юк иде. Бәйрәм сәхнәсендә танылган эстрада артистлары да, үзешчәннәр дә чыгыш ясады.
Бәйрәмгә килгән кунакларны мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли ризыклары белән каршы алдылар, алар хөрмәтенә милли җырлы-биюле уеннар тәкъдим ителде. Аннан кунаклар “Вәлиулла чишмәсе”нә килделәр. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, чишмә яны танымаслык булып үзгәргән. Суы да зәвыклы итеп ясап куелган самовар краныннан килеп тора. Утырып ял итү өчен урыны да бар, тирә-ягы тотып алынган. Кунаклар чишмәнең саф суыннан авыз итеп карадылар. Чарада, шулай ук, милли эшләнмәләрдән, милли ризыкларны әзерләү буенча мастер-класслар, күргәзмәләр дә эшләде. Теләгән кеше Яңа Кәкерле мәктәбе һәм Яңа Кәкерле авыл китапханәсе хезмәткәрләре пешергән тәмле коймаклардан авыз итте.
Авылдашларга, килгән кунакларга мул өстәлләр артында әзерләнгән корбан ашлары тәкъдим ителде. Үзе дә Яңа Ишле авылында туып-үскән, туган авылын матурлауда үзеннән зур өлеш кертүче, ел саен туган авылында бәйрәмнәр үткәрүдә актив катнашучы Римма Сафиуллова гаиләсеннән өч корбан чалынган. Авылның аксакалы Фәһим хәзрәт Фәхертдинов үзенең хәер-фатихасы белән бәйрәмне башлап җибәрде. Кунаклар корбан ашларыннан авыз иткән арада Илгиз Шәйхразиев башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.
Корбан ашларыннан әзерләнгән мул табында сыйлану чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм бәйрәмне үткәрүдә үзеннән зур өлеш керткән Римма Сафиуллова “авыл яшәсен, гореф-гадәтләр саклансын, киләчәктә дә менә шундый бәйрәмнәр үткәрүләр насыйп булсын” дигән изге теләкләрен җиткерделәр.
Һәрбер төбәк, һәр чор үзенең нинди дә булса бер үзенчәлеге, үзенең уңган, данлы кешеләре, шәхесләре белән истә кала. Яңа Ишле авылында да олы ихтирамга лаеклы кешеләр аз түгел. Бәйрәм тантанасында менә шундый уңган кешеләрне чакырып та хөрмәтләделәр. Элек елларда Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән Яңа һәм Иске Ишле, Яңа Кәкерле авыллары “Алга” дип исемләнгән бер колхозга берләшкән иде. Өч авыл халкы да бердәм булып, бер колхозда хезмәт куйдылар. Ул еллардагы кебек үк бәйрәмдә өч авыл халкы да катнашты. Чараның тантаналы тәбрикләү өлешендә сәхнә түренә элек елларда иңгә-иң куеп "Алга" колхозында хезмәт куйган өч авылның алдынгылары чакырылды. Аларга район башлыгы Марат Гафаров һәм Римма Сафиуллова Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары, Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы истәлекле медальләре, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре, авыл җирлегенең һәм районның агросәнәгать комплексының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Гөлүсә Исмагиль кызы Санатуллина (сыер савучы), Фарзания Сиразетдин кызы Вәлиуллина (сыер савучы), Факия Миңнислам кызы Айнетдинова (сыер савучы), Хания Зиннәт кызы Багаутдинова (сыер савучы), Мансур Усман улы Ахметов (механизатор), Иргиз Нәбиулла улы Айнуллов (механизатор), Сатирә Шиһап кызы Мердеева (терлекче), Гелфира Абзалетдин кызы Биктудина (терлекче) район башлыгының Мактау Грамотасы, Гөлсирә Гаязетдин кызы Мөхетдинова (сыер савучы), Шамил Абзал улы Хисметуллов (шофер), Мидхәт Әхат улы Җамалтдинов (зоотехник), Корбангали Якуп улы Низамов (механизатор), Миләүшә Арифҗан кызы Хәкимова (сыер саввучы), Илдар Ибниәбән улы Аббазов (шофер) район башлыгының Рәхмәт Хаты, Сәгыйть Шабан улы Вәлиев (механизатор), Әгъзам Абзалетдин улы Камалов (шофер), Нурислям Хамзә улы Низаметдинов (товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире) “Чүпрәле районына 90 ел” истәлекле медале белән бүләкләнделәр.
Чүпрәле районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен арттыру, халык кәсепләрен торгызу, халык традицияләрен саклау һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге буенча пенсионерлар арасында активлыкны популярлаштыру өчен ТР Яшел Үзән районы Нурлат авылының “Яшь йөрәкләр” коллективының җитәкчесе Ләлә Нурулла кызы Хазипова район башлыгының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.
Дин әһеле, ислам белгече, ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, элек елларда “Алга” колхозын җитәкләгән Рәфәгать Алиуллов, Ринат Аббазов һәм Харис Гафуров та, Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре, РФның атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да бәйрәмгә җыелган халыкка изге теләкләрен җиткерделәр. Кадрия Идрисова бәйрәмдә катнашучы иң өлкән апайга, иң яшь балага, иң уңган киленгә дә бүләкләрен әзерләп кайткан иде, авыл китапханәсенә дә китаплар бүләк итте.
Бәйрәмгә улларын махсус хәрби операциягә озаткан әти-әниләр дә килгән иде. Улларын тәртипле, хәрби бурычына тугры, патриот итеп тәрбиләгәннәре өчен Факия Абдулкадыйр кызы Каюмова, Гөлнар Барис кызы Әхмәтҗанова, Гөлинә Сәгыйть кызы һәм Фәнис Рафаил улы Шәйдуллиннар, Фәим Мөхәммәтрәшид улы һәм Гөлшат Миңнулла кызы Мәүлетовлар, Алсу Зәбихулла кызы һәм Фәннур Мөхәммәтфәһим улы Әхмәтҗановлар, Гөлнур Марс кызы һәм Марс Нурмөхәммәт улы Зиннәтуллиннар, Гелия Иният кызы һәм Ильфат Нурислам улы Низаметдиновлар Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм барышында, шулай ук, моннан нәкъ 50 ел элек гаилә корып, агымдагы елда алтын туйларын билгеләп үтүче парлар: Сиринә Миңнулла кызы һәм Рәшит Ракип улы Зәйнуллиннарны, Хамдия Фәтхелислам кызы һәм Әгъзам Абзалетдин улы Камаловларны да сәхнә түренә чакырып, хөрмәтләделәр, аларга гаилә тормышларының 50 еллык юбилейлары уңаеннан Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Чара барышында һәркем мондый күркәм бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән Римма Сафиулловага, район башлыгы Марат Гафаровка, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗановка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Авыл көне” бәйрәмендә балалар өчен дә төрле уеннар оештырылган иде, бала-чага батутларда рәхәтләнеп сикерде, тәмле камыр ризыклары, кайнар шашлыклар белән сыйланды. Танылган эстрада җырчылары һәм үзешчәннәр җырларын бәйрәмгә җыелган халыкка бүләк иттеләр. Шулай ук, гер күтәрү, кул көрәштерү буенча ярышлар да оештырылган иде. Армрестлинг буенча ир-атлар арасында Куликов Раиль (Чүпрәле)1 урынны яулады, Җамалетдинов Рамиль (Ульяновск) – 2 урын, Фәхретдинов Айрат (Казань) – 3 урын. Хатын-кызлар арасында Мухаметзянова Римма (Шланга) 1 урынга лаек дип табылды, Мердеева Гөлгинә (Чүпрәле) – 2 урын, Атауллина Минзия (Ульяновск) – 3 урын. Спорт ярышлары буенча призерларны бүләкләү концерт мәйданында оештырылган иде.
Бәйрәмнән халык тиз генә таралырга ашыкмады. Һәркем елы буена җитәрлек күтәренке кәеф алды, рәхәтләнеп күңел ачты. Ә күрешүләр тагын да булыр әле, чөнки яңаишлеләр мондый бәйрәмнәрне ел саен кабатлап, шундый матур очрашулар оештырырга килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев