Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып үтте

Муса Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь.

Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты - батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм ниһаять татар халкының бөек улы Муса Җәлил.

Чуваш Чүпрәлесе гомуми урта белем бирү мәктәбендә патриот- шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып үтте.Татар халкының бөек улы Муса Җәлилгә 110 яшь тулуга багышланган кичәдә башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте. 3 нче сыйныф укучылары Иванов Алексей "Куян" , Байгушев Даниил "Әтәч", Синдюков Сергей "Маэмай" шигырьләрен бик оста итеп башкардылар. 9 нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилнең сугыш чорында язылган шигырьләрен дөрес ,сәнгатле итеп укуы тамашачылар тарафыннан бик зур бәяләнде Терпина Надежда "Бүреләр" шигыре белән 1 нче урын, Казакова Виктория "Ромашкалар" шигыре 2 урын, Кудрявцева Александра "Җырларым" шигыре 3 нче урынга лаек булды. Патриот шагыйрьнең тормыш юлы , иҗаты белән 10 сыйныф укучылары Афанасьева Полина һәм Кудрявцева Татьяна тамашачыларны презентация ярдәмендә таныштырдылар. Укучыларның шигырләргә ясаган рәсемнәре һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

8 нче сыйныф укучысы Яковлева Наташа ,Мусаткина Маргарита шагыйрьнең әсәрләренә багышлап чыгарган стенагазетасы 1 урын ,9 сыйныф укучысы Ефремова Ирина "Ромашкалар" шигыренә иллюстрация 2 урын, 3нче сыйныф укучысы Задурова Татьянаның эше 3 нче урынга лаек булды.

Кичәне балаларның алган белемнәрен ныгытып "сорауларга җавап тап" уены белән күңелле һәм файдалы итеп дәвам иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил искә алу кичәсе