Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучылары республика күләмендәге олимпиада призёрлары булдылар

12 - 14нче февральдә Казан шәһәрендә мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча республика күләмендәге олимпиаданың йомгаклау этабы үткәрелде.

Әлеге олимпиадада муниципаль этапта җиңү яулаган ике укучы катнашты. Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 "А" сыйныфы укучысы Эльвина Фәхретдинова һәм Шланга урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Лилия Нуретдинова - икесе дә призлы урынга лаек булды.

Укучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән, ә аларны олимпиадага әзерләгән укытучылары: М.А.Таҗетдинова һәм Р.Р. Мәлләмова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. Тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада призёрлары