Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле ветераннар оешмасының активистлары круизда булып кайттылар

24 майдан 31 майга кадәр Казанның Елга портыннан бер төркем сугыш ветераннары һәм республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары Волгоградка сәяхәт кылдылар. Әлеге сәфәрдә Чүпрәледән «Балкыш» («Сияние») фестивале лауреаты Людмила Сердцева һәм ветераннар оешмасының актив әгъзасы Нурлыҗиһан Айметдинова да катнашты.

Бөек Җиңү көненә багышланган бу круизда ветераннарны яшь буын вәкилләре озата барды. Быел Волгоград шәһәре Советлар Союзы Герое, очучы Алексей Маресьевның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Яу кырында җәрәхәтләнеп, ике аяксыз калуына карамастан протезлар киеп барыбер күккә күтәрелгән, сугышның соңгы көннәренә кадәр илбасарларга каршы көрәшкән Алексей Маресьев - язучы Борис Полевойның "Повесть о настоящем человеке" повесте героеның прототибы буларак билгеле. Татарстаннан килгән ветераннар Геройның истәлегенә оештырылган тантаналы чараларда катнашты, Идел елгасы буенча тукталышларда каршы алган ветераннар активы белән очрашты, үзара хезмәттәшлек итүгә килешүләр төзеде. Волгоград шәһрендә алар зур концерт белән чыгыш ясады.

Чүпрәле районнан сәфәрдә катнашучы ветераннар оешмасының актив әгъзалары хөрмәт һәм игътибар һәм шушы сәфәрне оештыручыларга, озата баручыларга рәхмәтләрен белдерәләр.

-Татарстанда яшәвем белән горурланам. Республикабызда ветераннар хәрәкәтенә олы игътибар юнәлдерелгән. Фестивальләр, бәйгеләр, спорт ярышлары үткәрелә, менә шундый зур сәфәрләр оештырыла. Җитәкчеләебезгә зур рәхмәт,-ди Людмила Сердцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы Идел буенча круиз