Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле көрәшчеләре икенче урында

Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында классик көрәш буенча дөнья Кубогы иясе, ике мәртәбә Европа чемпионы, Россия Федерациясенең спорт остасы Минсәгыйть Тимергали улы Тәҗетдинов кубокларына һәм призларына ХXVIII республика турниры үтте.

Анда Идел буе төбәкләреннән килгән йөздән артык көрәшче иң дәрәҗәле урыннар өчен бил алышты. Безнең район данын Кече Чынлы спортчылары яклады һәм көн буена сузылган ярышлардан соң гомуми командалар буенча икенче урынны яулады. 60 кг. га кадәр авырлыкта Раиль Айндинов 1 урынны, 50 кг. нан югарырак үлчәү авырлыгында Илдар Басыров - 2, 70 кг. нан югарырак авырлыкта Динар Халитов - 3, 60 кг. авырлыкта Раил Камалов - 3, 35 кг. авырлыкта Нияз Рәимов - 3 һәм 30 кг. үлчәү авырлыгында Илназ Җәббаров 3 урынны яулады. Баш тренер Радик Низамов әйтүенчә, команданың призлы урынга чыгуында матур алымнар күрсәтеп бик мөһим баллар җыйган Фаил Низамов, Ранис Сабитов, Алмаз Җәббаров һәм Раил Сабитовның да көрәшүен хөкемдарлар югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш