“Акчарлак“ лагеры дүртенче сменага чакыра
Белгәнебезчә, быел, башка еллардан аермалы буларак, "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагере өч сменада хезмәт күрсәтте. Һәм менә, күп кенә ата-аналар соравы буенча, дүртенче смена да эшләячәк, дигән карар кабул ителде.
Чөнки яңа лагерьны быел күрми калу, анда ял итми калу гафу ителмәслек хәлгә тиң. 13 августтан лагерь янә балалар кабул итә. 18 көнлек ял мавыктыргыч кичәләр, уеннарда үтәчәк. Юллама бәясе 1888 сум. Белешмәләр өчен тел.: 2-26-74.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев