Загреев истәлеге кубогын Буалылар яулады
Күчмә кубок өчен Чүпрәле, Городище, Буа һәм Апас районнары командалары уйнады
Үткән атнада “Алтын Барс” боз аренасында Фәнис Загреевның истәлегенә хоккей турниры узды. Анда дүрт команда: Чүпрәле районының ике командасы: Чүпрәле һәм Городище, Апас һәм Буа районнары командалары катнашты.
Турнирны ачу тантанасында спортчыларны һәм җанатарларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде һәм командаларга җиңел җиңүләр теләде. Загреев истәлеге турнирына аның уллары Алмаз һәм Адель, шулай ук аның дуслары да кайткан иде.
Хоккейчы Ирек Мөшәрәпов, якташыбыз, Татарстанның халык артисты ИлСаф һәм Фәнис Загреевның уллары чыгыш ясап, турнирда катнашкан барлык спортчы-хоккейчыларга зур рәхмәт белдерделәр. Уен башланыр алдыннан хоккейчы Ирек Мөшәрәповка ГТО значогы тапшырылды.
Бозга беренчеләрдән булып Городище һәм Буа районы җыелма командалары чыкты. Икенче булып Апас районы һәм Чүпрәле командалары көч сынашты. Аннары командалар чират буенча өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен уйнадылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Буа районы командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Апас районы командасы - икенче, өченче урында Чүпрәле командасы һәм дүртенче урынны Городище командасы яулады.
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Данил Низамов (Апас) “Иң яхшы капкачы” дип танылды, Илмир Хәйруллин (Буа) – “Иң яхшы һөҗүмче”, Айнур Хәйруллов (Чүпрәле) – “Иң яхшы сакчы”.
Айрат Җәлалов җиңүче командаларга һәм иң яхшы уенчыларга дипломнар, кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Турнир хөкемдары һәм аның ярдәмчесе дә истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Фәнис Загреев истәлегенә турнир аның дуслары ярдәме белән оештырылды. Турнир вакытында шәхси эшмәкәр Надир Мөшәрәпов кибете тарафыннан кайнар чәй һәм кофе, кондитер эшләнмәләре сату да оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев