Яңа пособиеләр түләнәчәк
Агымдагы елның июленнән балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар яңа түләүләр каралган.
Аларны булдыру идеясен Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасы вакытында яңгыратты. Шулай итеп, хәзер бер тапкыр бирелә торган түләүләр урынына йөкле хатын-кызлар айлык пособие алачак.
Яңа төр пособиене август аенда гына алырга мөмкин булачак.
Пособиене кемнәр алырга хокуклы?
1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналар өчен дә яңа ярдәм чаралары каралган. Аны алу өчен гаилә кереме бер кешегә төбәк яшәү минимумыннан кимрәк булырга тиеш, түләү билгеләгәндә гаиләнең матди хәле һәм аның ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуы бәяләнәчәк. Акчаны ата яки ана, ул булмаганда, баланың законлы вәкиле ала ала. Пособие билгеләүнең берничә шарты бар. Бу бала тулысынча ятим яки хәзерге вакытта бердәнбер ата-ана тарафыннан тәрбияләнергә тиеш. Бердәнбер ата-ана тәрбияләү дигәндә баланың туу турындагы таныклыгында атасының исеме бөтенләй күрсәтелмәгән яки әни кешенең әйтүе буенча гына язылган очраклар күздә тотыла. Суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаган, яки мохтаҗ дип табылган, алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләр дә баласына шушы пособиене ала алачак. Яңа төр пособиене балага 8 яшь тулган көннән үк алырга мөмкин. Әмма гариза 8 яшь тулган көннән соң 6 ай үткәч кенә тапшырылган булса, ул гариза язган көннән башлап кына түләнәчәк.
Йөкле хатын-кызлар өчен дә яңа төр пособиелар каралган. Моның өчен булачак әнинең йөклелек срогы – 6 атна һәм аннан да зуррак булырга, ул 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмаларына исәпкә баскан булырга тиеш. Яңа төр пособие хатын-кыз бала тапканчы түләнәчәк. Тагын шунысы да бар: хатын-кыз йөклелекнең 10–14 атналык, 18–22, 30–32 атналык чорында медицина оешмасына килеп, үзенең йөкле булуын дәлилләп торырга тиеш.
Моннан тыш, август аенда республикада 6–18 яшьлек инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә дә бер тапкыр 10000 сум пособие түләнәчәк. Аны алу өчен гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый.
Пособие алу өчен нишләргә кирәк?
Моның өчен гариза язарга кирәк булачак. Гаризаны ике төрле юл белән тапшырырга мөмкин. Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша - электрон рәвештә, яки яшәү урыны буенча урнашкан Пенсия фондына барып кулдан да язарга була.
Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшыруның бер авырлыгы да юк. Моның өчен иң элек www.gosuslugi.ru адресы буенча порталны ачып, андагы шәхси кабинет аша “Россия Пенсия фонды хезмәтләре” бүлеген табабыз. Шундагы “Социаль түләүләр” дигән төймәгә басып, үзебезгә тиешле пособие төрен табып, шунда күрсәтелгән гаризаны тутырабыз. Гаризаны тутырганда анда паспорт, полис, никахлашу/аерылышу таныклыгы, туу турында таныклык кебек документларның, исәп-хисап счетыңның дөрес күрсәтелүе шарт. Юкса, гариза кабул ителмәячәк. Дәүләт хезмәтләре порталы аша эш иткәндә, пособие өчен шушы бер гаризаны язу да җитә. Аны турыдан-туры Пенсия фондына барып язган очракта документларның күчерелмәләре дә кирәк булачак.
Гариза 10 көн дәвамында каралачак. Гаризаны электрон формада язган кешеләргә пособие билгеләнү-билгеләнмәү турында хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси биткә киләчәк. Пенсия фондына барып гариза язучыларга исә, пособие туленерге тиешле булган очракта, гаризада күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчерәчәкләр. Пособие түләүдән баш тарткан очракта, Пенсия фонды моның сәбәбен аңлатып, гариза язучыга белдерү кәгазе юллаячак.
Шуны да әйтәсем килә, пособие күчерү өчен күрсәтелгән исәп-хисап счетының гариза тапшыручы исеменә ачылган булуы шарт. Башка социаль түләүләр кебек үк яңалары да “Мир” картасына гына күчерелә.
Пособиене кемнәр ала алмаячак?
Пособиены алу өчен гаиләнең уртача айлык кереме республикадагы яшәү минимумыннан, төгәлрәк әйтсәк, 9955 сумнан артмаска тиеш. Гариза дөрес тутырылмаган, документлары тулы булмаган, мәгълүматны вакытында кертмәгән очракта да пособие билгеләүдән баш тарта алалар. Кешенең пособие алуга лаекмы-юкмы икәнлеген ачыклаганда, шәхси милек тә исәпкә алына. Бу очракта шәхси милектәге фатирда кеше башына – 24 квадрат метрдан, шәхси йортларда 40 квадрат метрдан да күбрәк торак мәйданы туры килмәскә тиеш. 2022 елның 1 январеннан исә пособие исәпләгәндә гариза бирүче исеменә рәсмиләштерелгән машина, кече суднолар да исәпкә алына башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев