Ульяновск шәһәреннән килгән офицерлар Чүпрәле техникумы студентлары белән очраштылар
Чара «Чүпрәле күптармак лы технологияләр техникумы”нда башланды. Очрашу барышында офицерлар батырлык дәресе үткәрделәр.
Кунаклар студентлар алдында чыгыш ясап, үзләренең кайда хезмәт итүләре, аларга нинди сугышларда катнашырга туры килүе, теге яки бу елларда нинди бурычлар үтәүләре турында сөйләделәр.
Чыгышлары вакытында хәрби булу өчен нинди уку йортларында укырга кирәклеге турында да әйттеләр. Һәр кунак үз видеоролигын әзерләп килгән иде. Бу су асты көймәләре, очучылар, гомумән, солдатларның, хәрбиләрнең тормышы турында материаллар иде. Офицерлар, шулай ук, егетләргә армиядә хезмәт итү өчен мәктәптә үк үзләрен армия тормышына әзерли башларга, ә моның өчен спорт белән дуслашырга кирәклеген искә төшерделәр. Алар, шулай ук, армиядә егетләр генә түгел, кызлар да хезмәт итә алуын билгеләп үттеләр. Кызлар, мәсәлән, элемтә, медицина, хәрби психологлар дивизионнарында хезмәт итә ала.
Очрашу барышында хәзерге вакытта илебез тирәсендә барган вакыйгалар турында да фикер алыштылар.
Көннең икенче яртысында исә кунаклар Яңа Элмәле һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәпләрендә булып, андагы укучылар белән очраштылар.
Алар, Дементьев исемендәге паркны, әфганчы Виктор Петуховның шәхси музеен да карадылар. Шәхси музейга Сугышчан туганлык Байрагын һәм Ватан солдатлары китабын бүләк иттеләр.
Экскурсия һәм студентлар белән очрашу вакытында кунакларны хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район советы рәисе Виктор Петухов озатып йөрде. Офицерлар киләчәктә дә мондый очрашулар оештыралачагына өмет белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев