Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Укучылар ял да иттеләр, спорт белән дә шөгыльләнделәр

Көзге каникуллар вакытында «Акчарлак» сәламәтләндерү-ял һәм мәктәп яны лагерьләрендә ял итүче укучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия спорт комплексы нормативларын үтәделәр.

Укучыларның көзге каникуллары вакытында 30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр "Акчарлак"сәламәтләндерү-ял һәм мәктәп яны лагерьләрендә көзге смена узды. Бу смена “Мин – патриот” девизы астында үтте. Әлеге чараның төп максаты - балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту иде.

Ял итү барышында балалар һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү темасына күп төрле чаралар уздырылды. Балалар спорт белән актив шөгыльләнделәр, спорт мәктәбе тренерлары алар белән “Күңелле стартлар” уздырдылар, команда уеннары күп булды.

Балаларны "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар һәм укучылар "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев