Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Уби авылында Акатуйны бәйрәм иттеләр

Акатуй — чуваш халык бәйрәме, ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң уздырылучы, шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрне, төрле буын кешеләрен берләштерүче бәйрәмнәрнең берсе.

10 июнь көнне Уби авылында чуваш милли бәйрәме «Акатуй» узды. Акатуй башланыр алдыннан район башлыгы Марат Гафаров, бәйрәмгә кайткан кунаклар белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз һәм үзләренең хәрби һзм хезмәт бурычларын намус белән үтәгән убилылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Иртә таңнан башлап Акатуй мәйданында музыка яңгырады һәм кунакларны биредә «Хелхем», «Сепрел» һәм «Сувар» ансамбльләре каршы алды. Төрле сәүдә рәтләре оештырылган иде. Балалар өчен карусельләр, таганнар урнаштырылган һәм алар рәхәтләнеп батутта сикерделәр.

Бәйрәмгә ТР Халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премиясе лауреаты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнен заман» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Президентының мактаулы наставнигы Дмитрий Туманов, ТР Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры урынбасары Дмитрий Второв, «Сувар» республика чуваш газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова, ТР буенча чуваш хатын-кызлары берлеге рәисе, ТР Чуваш милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзасы Сильвия Чаркина, РФ кораллы көчләренең запастагы полковнигы Валерий Колпаков, краевед, запастагы Владимир Ярухин, Свято-Успенский Псково-Печерский монастыреннан Архимандрит Филарет (Кольцов), Чуваш Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт, милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Чуваш Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ксения Семенова, Чүпрәле районында чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Алексей Ярухин һәм башка мәртәбәле кунаклар кайткан иде.

Район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, чуваш халкының гореф-гадәтләрен саклап калулары өчен авыл халкына рәхмәтләрен белдерде, сәламәтлек, уңышлар һәм авылның киләчәктә дә менә шундый матур традицияләрне дәвам итеп яшәвен, үсүен теләде.
Килгән һәм кайткан кунаклар шулай ук барысын да бәйрәм белән котладылар, барысына да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.

Бәйрәм барышында алдынгыларга, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләр, Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Чуваш Милли автономиясенең Мактаулы Грамоталары, Татмедиа акционерлык җәмгыятенең һәм «Сувар» газетасы редакциясенең Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасында чуваш хатын-кызлары берлегенең Мактау Грамоталары, Чуаш Милли конгрессы һәм чуваш милли-мәдәни үзәге президентының Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр тапшырылды.

Реклама

Быел беренче тапкыр чуваш драматургы, язучы Анатолий Сафронович Чебанов исемендәге район премиясе гамәлгә куелды. Акатуй вакытында да Алешкин-Саплык урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Надежда Гиргорьевага, туган тел һәм әдәбият, төрле конкурслар һәм фестивальләр олимпиадаларында җиңү яулаган Василиса Павловага һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Хелхем» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Людмила Сердцевага Чебанов премиясе тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу премиягә булачак студентларга вузларга кергәндә өстәмә баллар бирәчәк.

Бәйрәмдә чуваш авылларының ишегаллары да эшләде, алар авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан оештырылган иде. Биредә кунакларны каршы алдылар һәм аларны милли ризыклар, өйдә ясалган куас белән сыйладылар.
Көн уртасында «Акатуй чибәре — 2023» матурлык һәм талант бәйгесе старт алды, бәйрәм кунаклары чуваш чибәрләренең чыгышларын рәхәтләнеп карый алдылар.

Тантаналы өлештән соң мәйданда спорт ярышлары, уеннар башланды. Өлкәннәр дә, балалар да көрәш, аркан тарту, армспорт, баганага менү, капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, җиңел атлетика, турникта тартылу кебек уеннарда көч һәм җитезлек күрсәттеләр. Соңыннан исә спортның һәр төре буенча җиңүчеләр ачыкланды һәм аларга Грамоталар, бүләкләр тапшырылды.

«Акатуй» бәйрәме элек- электән үз традицияләре белән дан тота, шуларның берсе — ирекле көрәш буенча җиңүче — абсолют батырны бүләкләү. Әлеге традиция быел да сакланган иде. Көрәшчеләр 35, 40, 50, 60, 70, 80, 85 кг һәм аннан да югарырак авырлыкта көч сынаштылар. Ульяновск өлкәсеннән Денис Сетнеров көрәш буенча абсолют батыр исеменә лаек булды һәм иң зур бүләк — тәкә дә аңа тапшырылды.

Көне буе мәйданда һәм сәхнәдә үзләренең талантлары белән халыкны сәнгать иҗат коллективлары чыгышлары сөендерде. Акатуй мәйданында халык артистларга кушылып биеде дә, җырлады да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев