Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тормыш сынауларына бирешмәгән

Юбилярның 6 оныгы, 11 оныкчыгы һәм 4 оныкчыгының баласы бар.

Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Александра Терентьевна Порфирьева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Александра Терентьевна авыл мәктәбендә 4 сыйныфка кадәр укый, укулар бүтән  насыйп булмый, эшли башлый. Сугыш башланганда, аңа 14 яшь була, ул авылдашларының фронтка китүләрен дә, тылдагыларның тормышын да яхшы хәтерли. Аны Тарханга урман кисү, Кировта торф чыгару кебек эшләргә дә вербовка белән җибәрәләр, колхозда да, мәктәптә дә эшләргә туры килә аңа. Колхозда озак еллар сыерлар сава. Иртәнге савымнан соң колхоз кырында чөгендер игә, кич белән янә сыерлар саварга йөгерә...

Александра Терентьевнага кызы Нинаны берүзенә генә тәрбияләргә, аны соңгы юлга озату кебек әче хәсрәт күрергә дә туры килә. Кызы Нинаның алты баласы өчен яши башлый ул - барысына да аякка басарга, тормышта үз урыннарын табарга булыша. Бүгенге көндә аның 6 оныгы, 11 оныкчыгы һәм 4 оныкчыгының баласы бар. Александра әби исә оныгы Николай карамагында, үз йортында гомер кичерә. Социаль хезмәткәр Ирина Никитина да 10 елдан бирле, көн саен килеп, хуҗалык эшләрендә булыша икән. Оныклары, оныкчыклары да әбиләрен бик яраталар. Юбилей көнендә дә барлык оныклары Һәм оныкчыклары аны юбилее белән котларга җыелганнар иде.

Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов та тәбрикләделәр. Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.

Юбиляр туган көне мизгелләрен уртаклашырга килгән барлык кунакларга да шат иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев