Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Террорчылык куркынычы булганда нишләргә?

гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре

Әлеге уңайдан Чүпрәле муниципаль район башлыгының коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамиль Бахитов түбәндәгеләрне киңәш итә.

Бигрәк тә транспорт, мәдәни-күңел ачу, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә булганда, һәрвакыт тирә-юньдәге хәлне контрольдә тотыгыз.

Онытылган әйберләр табылганда, аларга кагылмыйча, бу хакта шоферга, объект хезмәткәрләренә, иминлек хезмәтенә, полиция органнарына (02, 102, 112) хәбәр итегез.

Шикле пакет, тартма, башка әйбер эченә керергә тырышмагыз.

Сезне матурлыгы белән кызыктырып торучы хуҗасыз әйберләргә кагылмагыз.

Аларда шартлаткыч җайланмалар (сыра банкаларында, кәрәзле телефоннарда һ.б.) камуфляжланырга мөмкин. Урамда җирдә яткан әйберләрне типкәләмәгез.

Әгәр дә иминлек көчләре һәм хокук саклау органнары активлаша башласа, кызыксынмагыз, икенче якка барыгыз, әмма сезне дошман дип санамасыннар өчен йөгермәгез.

Шартлау яки атыш башланганда шунда ук җиргә ятыгыз, качыбрак яту мөмкинлеге булса тагын да әйбәтрәк (бордюр, сәүдә палаткасы, машина һ.б.). Куркынычсызлык өчен башыгызны кулларыгыз белән каплагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев