Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Штраф түләмәгән өчен 87 чүпрәлелегә беркетмә төзелгән

Штрафлар билгеле бер вакыт эчендә түләнергә тиеш.

2022 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Чүпрәле районында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Административ хокук бозулар кодексының  20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча 87 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов хәбәр итте.

- РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча билгеләнгән вакыт аралыгында административ штрафны түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә административ штраф салуга (бу очракта штраф суммасы бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга) яисә унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү җәзасына китерәчәк, - ди Анатолий Михайлов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев