Себер түләмәсе – куркыныч авыру
Күрше төбәкләрдә себер түләмәсе авыруы тапканнар. Бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамов сөйли.
– Себер түләмәсе авыруы зарарланган су һәм азык аша, хайван инфекцияле тирес белән контактта булганда, ачык тире яралары һәм микротравмалар, лайлалы җәрәхәтләр аша, авыру маллар янында эшләгәндә кулланыла торган җиһазлар аша күчә.
Авыруның башлангыч билгеләре тиредә, лимфа төеннәрендә һәм эчке органнарда сероз-геморрагик шеш үсеше белән күзәтелә. Хайваннарда тән температурасы күтәрелә, пульс һәм сулыш алулары ешая, күренеп торган лайлалы тышчалар зәңгәрләнә. Хайван кинәт егылырга һәм көзән җыерып үләргә дә мөмкин. Себер түләмәсе йоктырган очракта хайваннарның исән калу гарантиясе 100дән бары тик бер процентны гына тәшкил итә.
Себер түләмәсеннән үлгән хайваннарны күмү тыела, аны юк итү чыганагы булып, бары тик яндыру тора.
Авыру кешегә дә күчә, ул, шулай ук, югары температура күтәрелү белән характерлана. Авыруны кисәтү юлы булып, бары тик вакцинация санала.
Авыруны йоктырмас өчен билгесез, документы булмаган алыпсатарлардан малларны сатып алмаска кирәк. Күпләр арзан бәягә тәкъдим ителгән мал-туарга кызыга, әмма ул шактый кыйммәткә төшәргә ммөмкин. Авыруны йоктырган очракта, хуҗалыктагы барлык маллар юк ителә һәм карантин кертелә.
Шуңа күрә, мал-туар асраучы авыл халкын, хуҗалыкларны һәм авыл җирлеге башлыкларын себер түләмәсеннән саклану чаралары күрергә чакырабыз. Хайваннарда югарыда саналган билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев