Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Санитар-экологик икеайлык башланды

Икеайлык торак пунктлар территорияләрен чистарту өчен үткәрелә.

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанның, шул исәптән, безнең Чүпрәле районының да, торак пунктларында санитар-экологик икеайлык узачак. Аны оештыру турындагы боерыкка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Икеайлык торак пунктлар территорияләрен чистарту өчен үткәрелә. 

Икеайлык барышында предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә бу чорда даими рәвештә беркетелгән урамнарны һәм территорияләрне санитар чистартуны үткәрергә, кирәкле сандагы кешеләрне һәм транспортны җәлеп итеп, санитар көннәр уздырырга туры киләчәк. Урамнарны, зиратларны, паркларны скверларны һ. б. шундый җирләрне халыкның актив катнашында чистарту тәкъдим ителә.

Шулай ук, сәүдә предприятиеләренә, базарларга, сәүдә нокталарына караган территорияләрне санитар чистарту да оештырылачак. Гомумән, барлык ведомстволар һәм тармаклар өчен бурычлар билгеләнгән.

Иң мөһиме — районда, авылларда чисталык һәм тәртипнең урнашуы. Икеайлык дәвамында оператив штаб, атна саен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына башкарылган эшләр турында мәгълүмат биреп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев