Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район мәктәпләре укучылары ату буенча ярыштылар

«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында, Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, мәктәп укучылары арасында мылтыктан ату буенча турнир узды.

Чара хәрби-гамәли спорт төрләрен алга таба үстерү һәм популярлаштыру, спортчыларның осталыгын арттыру һәм талантлы спортчы яшьләрне ачыклау максатыннан үткәрелде.

Ярышларда районның мәгариф оешмаларыннан 16 команда катнашты. Команда составына ике укучы-форпостчылар кергән иде.

Турнирда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов, районның «Форпост» МБУ директоры Альберт Сөләйманов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, ял итәргә кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм чик сакчылары сәламләделәр, аларга уңышлар теләделәр.

Ярышларда судьялар иң яхшы нәтиҗәләрне бәяләделәр. Җыелган очколарның иң зур суммасы буенча 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Юныс Фәхретдинов (тренеры Альфик Миңнебаев) җиңү яулады. Икенче урынны Кече Чынлы урта мәктәбе укучысы Айбулат Сөләйманов (тренеры Илсөяр Җамалетдинова) яулады, өченче урынны Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучысы Всеволод Журавлев (тренеры Әнвәр Җәлалтдинов) алды.

Айрат Җәлалов, Руслан Вилданов һәм Альберт Сөләйманов җиңүчеләрне Грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләделәр, уңышлар теләделәр.

Ату буенча турнир вакытында укучылар ГТО нормативларын үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев