Печән әзерләү чоры җитте
Соңгы еллардагы корылыклы һава торышы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, белгечләрен пошаманга сала. Шуңа да үткән еллардагы корылыкның тискәре нәтиҗәләрен үз җилкәләрендә татыган хуҗалык хезмәтчәннәре агымдагы елда терлек азыгын әзерләү чорына ныклап әзерләнгәннәр. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалында 29 майда үткән семинар да терлек азыгы хәзерләү темасына багышланган иде.
Семинар эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов һәм белгечләр, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКларны инженер-техник тәэминаты бүлеге начальнигы Рәфик Шәкуров, ТР Министрлар Кабинеты ГУВ дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге начальнигы Габдулгани Гатауллин, "Алтек" компаниясенең региональ вәкиле Наил Махиянов, район җәмгыятьләре, агрофирма филиаллары җитәкчеләре катнашты. Ул көнне семинарда катнашучылар игътибарына "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының барлык филиалларыннан терлек азыгы әзерләүдә катнашачак 50дән артык техника тәкъдим ителде. Семинарчылар игътибарына тәкъдим ителгән техниканың һәрберсе тулысынча төзекләндерелеп беткән механизаторлар билгеләнгән, бүгеннән кырга чыгарга әзер.
-Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим,-дип семинарны ачты Александр Шадриков һәм бүгенге көндә дә азык утарлары тиешенчә әзерләнмәгән җәмгыять җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.
Семинарда "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының эшчәнлеге уңай бәяләнеп, башка хуҗалыклар һәм җәмгыятьләр җитәкчеләре алдына техниканы старт сызыгына бастыруны төгәлләү һәм шул көннәрдә печән чабарга керешү бурычы куелды.
-Шул ук вакытта башка кыр эшләрен дә онытмыйча, чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртү эшләрен дә тизләтү мөһим,-диде бу уңайдан Исламетдин Низамов.
Рәфик Шәкуров семинарда чыгыш ясап, район буенча печән әзерләү техникасының әзерлегенә уңай бәя бирде һәм 1 июньгә кадәр печән әзерләүгә керешергә кирәклеген ассызыклады.
Аннан соң семинарда терлек азыгы әзерләүгә хәзерләнү буенча алдан игълан ителгән конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалы җиңүче дип табылды һәм лаеклы 1 урынны яулады. "Цильна" җәмгыяте-2, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятенең Уби филиалы 3 урынга лаек булдылар. 1, 2 һәм 3 урыннарны яулаган хуҗалыкларга Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Семинарның икенче өлеше азык утарларын әзерләүне төгәлләүгә һәм кышкы чорга малларга, яшь үрчемгә дару үләннәре әзерләүгә багышланды. Семинарда катнашучылар игътибарына Зур Аксу филиалында бүгенге көндә әзерләнгән дару үләннәре җыелмалары тәкъдим ителде һәм кайсы үләннең нинди авыру вакытында ярдәм итүе турында җентекләп аңлатылды.
Соңыннан Александр Шадриков семинар эшенә йомгак ясап, барлык җитәкчеләр алдына кичекмәстән терлек азыгы әзерләргә керешү бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев