Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Пасха – православие динендәгеләрнең олы бәйрәме

28нче апрельга каршы төндә районның барлык храм, чиркәүләрендә Пасха бәйрәме билгеләп үтелде.

Пасха православие динендәгеләрнең төп бәйрәме санала. Җирлегебездәге чуваш халкы аны Олы бәйрәм дип йөртә. Бәйрәм итү төнлә яисә иртән чиркәүдә гыйбадәт кылудан башлана. Пасха алдыннан православие динендәгеләр ураза тота. Пост вакытында сөтле һәм итле ашлардан баш тарталар.  Һәм озакка сузылган посттан соң мул табын әзерлиләр. Элек-электән килгән гореф-гадәт буенча бәйрәм куличлары пешерелә, йомыркалар буяла. Әлеге ризыкларны изгеләндерү дигән төшенчә дә яши. Бу көнне христиан халкы, бер-берсенә изге теләк әйтеп, йомырка бүләк итә. Тормыш символы булган йомыркаларның саны күбрәк булган саен, шатлык-сөенечләр дә чиксез була дип санала, диләр.

–Олы ураза вакытында кеше сөйләү, гайбәт тарату, начар гамәлләр башкару тыела. Пасхага кадәр өйләрне юып, йорт, каралты-кураларны чистартып кую  кирәк. Олы көнгә каршы кичтә мунча кереп чыгу гадәте дә бар. Мунчадан соң, йомыркаларны төрле төскә манып, теләкләр телибез. Бу көнне манылган йомыркаларның саны бихисап була. Аларны якыннарыңа тарату – үзе бер сөенечле вакыйга! – ди райондашыбыз Любовь Трофимова.

Безнең районда татар-чуваш гомер-гомердән дус-тату яшәгәнлектән бәйрәмнәр дә уртаклашып беткән. Бу көнне балалар, диненә-милләтенә карамыйча, йорттан-йортка йөреп йомырка җыйды. “Кытыйк-кытыйк, бер йомырканы тотыйк!” дигән такмаклардан ишек аллары яңгырап торды. Бәйрәмнәр котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев