Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Орлык сайлаганда ничек ялгышмаска?

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү өчен орлыклар, нигездә, көздән үк әзерләнсәләр дә, бу эш хәзер дә дәвам итә. Күпчелек бакчачылар да бу көннәрдә орлык сайлау белән мәшгуль. Газета укучыларыбызны орлык сайлаганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә, нинди орлык сайларга кебек сораулар борчый. Әлеге уңайдан “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзаров үзенең киңәшләре белән уртаклашты.

 

- Орлык сайлаганда, беренче чиратта, сыйфатка зур игътибар бирергә кирәк. Сыйфатлы орлык материалы үсемлекләрнең тиешле үсешен тәэмин итәргә, чүп үләннәренең, авыруларның, корткычларның тискәре йогынтысын киметергә һәм шул нигездә уңышны арттырырга мөмкинлек бирә, - ди инспектор.

Раил Әбүзаров әйтүенчә, 1997 елның 17 декабрендәге “Орлыкчылык турында”гы Федераль закон нигезендә норматив документларга туры килгән сортлы һәм чәчү сыйфатларыны туры килгән орлыклар гына сатуга чыгарылырга тиеш. Россия Федерациясе ГОСТы таләпләренә туры килмәгән орлыклардан файдалану һәм сату тыела.

Белгеч, шулай ук, тикшерелмәгән орлык чәчү безнең басуларга районлаштырылмаган сортларның, шулай ук карантин корткычлар һәм авыруларның үтеп керүенә китерәчәген дә ассызыклый. Ә әлеге корткычлар һәм карантин үсемлекләр исә авыл хуҗалыгына зур зыян китерәләр. Шуңа күрә дәүләт инспекторы башка хуҗалыклардан һәм төбәкләрдән орлыклар алып кайтканда сортлы һәм чәчү сыйфатларын раслаучы документлар булганнарын гына сатып алырга киңәш итә. Ә карантин фитосанитар зоналардан кертелгәндә, карантин объектларның юклыгын раслаучы сертификат булу мәҗбүри.

Бу көннәрдә кибетләргә яки чәчәк һәм яшелчәләр орлыклары өчен базарга барырга киңәшләр дә урынлы булачак.

- Кайберәүләр, орлык сайлаганда, матур, якты һәм сыйфатлы пакетларга игътибар итәләр. Ләкин бу сыйфат гарантиясе түгел. Шуңа күрә контрафактка яки сыйфатсыз продукциягә юлыкмас өчен, орлык белән капларның маркировкасына игътибар белән карагыз. Аларда җитештерүче фирма исеме, үсемлекнең рәсеме, культура һәм сортның рус һәм латин телләрендәге исеме, массасы, орлык партиясе номеры күрсәтелергә тиеш.

Капның тышында ТУ, ГОСТ, ОСТ билгеләренә дә игътибар итегез, алар бар икән, димәк, бу орлыклар лаборатория шартларында җентекләп тикшерелгән һәм стандартлар таләпләренә туры килә. Әлбәттә, орлыкның саклану вакыты турында да истә тотарга кирәк. Бу күп факторларга бәйле: төрү, саклау шартлары һәм культураның үзеннән. Мәсәлән, кабак орлыклары якынча 10, кәбестә 5 елга кадәр саклана ала. Шуны да онытмагыз: гади бер пакетларда орлыклар якынча 1 ел, капсулада һәм икеләтә пакетта озаграк саклана, - ди Раил Әбүзәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев