Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкәннәр өчен ярминкә булды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Иске Чүпрәледә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.

Ярминкә үзәк базар мәйданында оештырылды.

Район халкына җиләк-җимеш, яшелчә, ашлык продукциясенен киң ассортименты тәкъдим ителле. Төп сатып алучылар, әлбәттә, өлкән яшьтәге райондашлаыбыз иде. Базар мәйданында җыр, музыка яңгырап торды. 

Сатучылар төрле яшелчәләр, алма, варенье, тозлаган яшелчәләр, шулай ук, шикәр комы, он, көнбагыш мае һ.б. продукция алып килгәннәр. Салам, бөртекле культуралар: арпа, бодай, борчак, солы, бозаулар да бар иде. Иске Элмәле авылыннан Галина Углева маринадланган, тозланган гөмбә, үз бакчасыннан җыелган сарымсак, шулай ук, бөтнек һәм мәтрүшкә сатты. 

«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары өлкәннәргә алган продукцияләрен өйләренә илтеп җиткерүдә ярдәм иттеләр. «Икмәк заводы» пешекчеләре әзерләгән кайнар чәй һәм тәмле коймак та тәкъдим ителде ярминкәдә катнашучыларга. 

Чараның барышы белән район башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм хакимиятнең башка вәкилләре дә танышты, продукциянең бәяләре, өлкәннәрнең кәефләре белән кызыксынды. 

Өлкәннәр дә ярминкәнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калдылар һәм кайгырту һәм игътибар өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Зинаида Макаркина, Иске Элмәле авылы:

— Миңа 88 яшь. Мин кызым һәм улым белән яшим. Кызыма 57 яшь, ул 1 төркем инвалид. Улым Анатолий исә безне карый, тәрбияли. Ел саен ярминкәне көтеп алабыз. Быел да менә салам сатып алырга чыктым, аны өйгә кайтарып бирергә вәгъдә иттеләр. Хәзер менә он алырга җыенам. Волонтерлар һәрнәрсәдә ярдәм итә, өйләребезгә илтәләр, бушаталар. Без, өлкәннәр өчен бик әйбәт бит инде бу. Бик зур рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев