Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

“Өченче яшь” Республика IT-олимпиадасында чүпрәлеләр Диплом алды

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар арасында компьютер белеме буенча “Өченче яшь” Республика IT-олимпиадасы узган иде.

Анда безнең район командасы составында Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе базасында оештырылган «Өлкәннәр өчен интернет» проект-программасы нигезендә укулар үткән (укытучылары Рамиль Абдрахманов) Мәдинә ҖАМАЛТДИНОВА һәм Лев ПАДИЯРОВ та катнашты.
Республика IT-олимпиадасында катнашучылар “Смартфонда эшләү”, «ЯНДЕКС системасында эш эзләү. Кеше һәм космос” һәм “Мәгълүмати куркынычсызлык» буенча өч конкурс биремен үтәделәр. Онлайн-форматта үткән республиканың 41 муниципаль берәмлегеннән килгән 73 катнашучы арасында безнең район командасы лаеклы рәвештә призлы өченче урынны яулады һәм Диплом, кубок белән бүләкләнде. Лев Николаевич Падияров исә «ЯНДЕКС системасында эш эзләү. Кеше һәм космос” номинациясендә өченче урынны яулады һәм аңа Диплом, истәлекле бүләк тапшырылды. Мәдинә Җамалтдинова исә ярышта актив катнашуы өчен бүләккә һәм катнашучы Дипломына лаек булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев