Өч егет армиягә китте
29 июнь көнне иртәнге сәгатьләрдә П.В.Дементьев исемендәге паркта хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркемен Россия Кораллы Көчләре сафларына озату булды.
Бу көнне районның өч егетен: Кече Чынлы авылыннан Ранис Айнулловны, Зур Чынлы авылыннан Айдар Фәизовны һәм Яңа Элмәле авылыннан Николай Алексеевны тантаналы шартларда озаттык. Армия сафларын тулыландырачак егетләрне озатырга әти-әниләре, туганнары һәм якын дуслары килгән иде. Әлеге чарада, шулай ук, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Кече Чынлы, Зур Чынлы һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Айрат Җәлалов яшь солдатларга үзенең изге теләкләрен җиткереп, хезмәтләрендә уңышлар һәм яхшы хезмәттәшләр теләде.
Төгәл иртәнге сәгать 5тә призывниклар утырган автобус Казанга юл тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев