«Һөнәри керемгә салым» Федераль закон үз көченә керде
2019 елның 1 январеннан «Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»гы (2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы) Федераль закон үз көченә керде.
Әлеге законга аңлатма бирүне сорап без Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Яшел Үзән районара салым инспекциясенең баш инспекторы Венера Сәлахетдиновага мөрәҗәгать иттек.
–Һөнәри керемгә салым – 2019 елның 1 январеннан Россия Федерациясенең 4 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә кулланыла торган яңа махсус салым режимы. Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.
Әлеге закон нигезендә, 2019 елның 1 январеннан физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, түбәндәге нигезләмәләрне үтәү шарты белән, «һөнәри керемгә салым» дигән яңа махсус салым режимын ирекле рәвештә кулланырга хокуклы дип билгеләнде:
–җитештерелгән товарларны (продукцияне) мөстәкыйль сатучы яки хезмәтләр күрсәтүче физик затлар;
–үз һөнәри эшчәнлеген башкарганда үзе бер үк вакытта эш бирүче дә, ялланып эшләүче дә булмаска тиеш;
– календарь елда 2,4 млн. сумнан артык кереме булмаганда;
–эшчәнлек алып бару урыны булып экспериментка кертелгән Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъекты территориясе торырга тиеш.
Һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында исәпкә кую салым органыннан башка да гамәлгә ашырыла, ягъни салым органнарына килеп тормыйча, «Минем салым» түләүсез мобиль кушымтасы; Россия Федераль салым хезмәте сайтында «һөнәри керемгә салым» түләүченең кабинеты; вәкаләтле банклар аша да башкарырга мөмкин.
Һөнәри керемгә салым буларак исәптән төшерү «Минем салым» кушымтасы аша башкарыла.
Һөнәри керемгә салым чоры дип календарь ае таныла. Беренче салым чоры дип физик затның салым органында салым түләү сыйфатында исәпкә куелганнан алып, бер ай эчендә исәпкә куелган календарь ае азагына кадәр вакыт билгеләнә.
Һөнәри керемгә салым түләү үткән салым чорыннан соң килүче айның 25 числосыннан да соңга калмыйча башкарыла. 2019 елның январенда һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә баскан затлар өчен һөнәри керемгә беренче салым 2019 елның 25 мартыннан да соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Салым органы салым түләүчегә «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, узган салым чорыннан соң килгән айның 12 числосыннан да соңга калмыйча, салым чоры йомгаклары буенча түләнергә тиешле салым күләме турында, салым түләү өчен кирәкле реквизитларны күрсәтеп, хәбәр итә. Салым чоры нәтиҗәләре буенча салым суммасы 100 сумнан ким булса, ул салым чоры нәтиҗәләре буенча түләнергә тиешле салым суммасына өстәләчәк.
Салым түләүчеләргә Хисап тапшырырга кирәк түгел. Моннан тыш, һөнәри керемгә салым түләүчеләр контроль-касса техникасын кулланудан азат ителгән.
Салым түләүченең салым түләү буенча бурычы билгеләнгән вакытка түләнмәсә, салым органы салым түләү срогы чыккан көннән соң ун календарь көннән дә соңга калмыйча салым түләүчегә «Минем салым» мобиль кушымтасы аша салым түләү турындагы закон нигезләмәләре буенча салым түләүче салым түләүчегә салым түләү срокларын, салым буенча бурыч суммасы турында, таләпләр җибәрелгән көнгә исәпләнгән пеня күләме, салым түләү сроклары турындагы мәгълүматларны күрсәтеп, салым түләү, шулай ук салым түләүченең таләпләре үтәлмәгән очракта кулланыла торган салым түләтү һәм салым түләү буенча бурычларны үтәүне тәэмин итү чаралары турында белдерү җибәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев