Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Николай Быков йортына элмә такта беркетелде

“Бу йортта сугыш хәрәкәтләре ветераны яши” дигән элмә такта батырлык өчен, тыныч вакытта хезмәттә башкарган батырлыклары өчен хөрмәт һәм рәхмәт билгесе булып тора.

"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советының Чүпрәле бүлеге" җирле иҗтимагый оешмасы инициативасы белән шушы көннәрдә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары яшәгән йортларга элмә такталар кую буенча социаль акция үткәрелде.

Әлеге акция кысаларында Иске Чүпрәле авылында яшәүче Николай Быков йортына “Бу йортта сугыш хәрәкәтләре ветераны яши” дигән элмә такта куелды.

Әфган сугышы хәрәкәтләре ветераннары бүген дә сафта, ил мәнфәгатьләрен кайгыртып яшиләр һәм эшлиләр, патриотик юнәлештәге тәрбия эше, актив тормыш позициясен алып баралар. Үзләре дә өлкәнәя баруга да карамастан, махсус хәрби операцияләрдә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар, гуманитар конвойны озата баралар. Нәкъ менә сугыш ветераннары безнең яшьләр өчен чын үрнәк булып торалар дисәм дә ялгышмамдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев