Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәйданчыклар чүп-чар белән тулы иде

Бер көн эчендә райондагы чүп-чар мәйданчыкларыннан 58 тонна төзелеш калдыклары һәм агач ботаклары һ.б. чыгарылды.

Әлеге эшне "Фламинго” җәмгыяте башкарды.

2019 елның 1 январеннан Россиядә “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законга төзәтмәләр кертү белән бәйле “чүп реформасы” башланган иде. Хәзер чүп чыгару белән региональ операторлар шөгыльләнә.

Экологик законнарны яңарту белән бергә, Россиядә әкренләп чүп-чарны аерым җыю системасы да кертелеп бара.  Региональ оператор вазифасына каты көнкүреш калдыкларына карамаган чүп-чарны, мәсәлән, төзелеш калдыкларын яки үсемлек калдыкларын җыештыру керми. Әмма без яши торган җир - авыл җирлеге.

Күпчелек, күнеккән гадәт буенча,  агачлар кискәндә барлыкка килгән чыбык-чабыкны, төзелеш калдыкларын чүп контейнерларына ташлавын дәвам итә. Шуны сәбәпле контейнер мәйданчыкларында тау-тау чабык-чыбык һәм башка калдыклар өелә.  Бу мәсьәлә күптән түгел генә бер киңәшмәдә да күтәрелгән иде. Килеп туган шушы проблеманы ачыклап Буадан килгән эколог .... халык бу ише чүп-чарны: ботак, иске мебель, кирәкмәгән төзелеш материалларын үз ихатасында тупларга һәм региональ операторга шалтыратып, аны килеп алулары турында заявка бирергә тиеш, диде. Шулай иткәндә андый чүпне ихатаннан килеп алачаклар, янәсе. Монысы - яхшы, барыбыз да шуңа өйрәнеп беткән очракта эшләнәчәк. Ә менә әлегә, чүпкә баткан, тирә-юньне ямьсезләп торган мәйданчыклар белән нишләргә?! Ярый әле районда “Фламинго” җәмгыяте бар. (Җитәкчесе Альфред Низамов). Һәм менә бу юлысы да шушы оешма көче белән Иске Чүпрәле һәм Яңа Чүпрәле авылларында шундый эш оештырылды.

Чистартуга тракторчы Фәрит Алиәкбәров җитәкчелегендә «МТЗ-1221», «ЗИЛ» үзбушаткыч (машина йөртүче Илмас Хәйруллин) һәм Фәнил Шәрәфетдинов җитәкчелегендә мини-төягеч җәлеп ителде.

Бер көн эчендә контейнер мәйданчыкларыннан барлыгы 58 тонна төзелеш калдыклары һәм агач, куак ботаклары җыеп алынды һәм тиешле урынга озатылды.

Җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов контейнерларга ташларга ярамый торган калдыклар төрләре турында да искә төшерде. Болар:  төзелеш калдыклары; лампалар (люминесцентлы, терекөмешле); аккумуляторлар һәм батареялар; май (эшкәртелгән мотор, трансформатор); автомашина шиннары, покрышкалар; агач кәүсәләре һәм чыбык-чабыклары; үсемлек калдыклары, үлән һәм тирес.

 

Теманы дәвам итеп

"Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы”ның (19.12.2006 ел, № 80-ТРЗ(Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2006 елның 16 ноябрендә кабул ителде) 3.6 статьясы нигезендә, әлеге Кодексның 3.17 статьясында каралган очраклардан тыш, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозу гражданнарга – 2000нән алып 3500 сумга кадәр; вазифаи затларга – 15 000 сумнан алып 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000нән алып 500 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерәчәк.

Шул ук гамәлләр ел дәвамында кабат кылынган очракта гражданнарга – 3500 сумнан 5000 сумга кадәр; вазифаи затларга – 30 000 сумнан  50 000 сумга кадәр; юридик затларга – 500 000 сумнан 1 миллион сумга кадәр административ штраф салыначак.

2001 елның 30 декабрендәге 195-ФЗ номерлы "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы"ның 8.2 статьясы (11.06.2002 ел редакциясендә) нигезендә җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, ташыганда, эшкәрткәндә, утильләштергәндә һәм зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү, әлеге Кодексның 8.2.3 статьясында каралган очраклардан тыш, гражданнарга 1000 сумнан алып 2000 сумга кадәр; вазифаи затларга – 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга – 30 000нән алып 50 000 сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору; юридик затларга – 100 000 сумнан алып 250 000 сумга кадәр административ штраф салу яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору җәзасы билгеләнәчәк.

Ел дәвамында әлеге статьяның 1 өлешендә каралган административ хокук бозуны кабатлау гражданнарга – 2000 сумнан 3000 сумга кадәр; вазифаи затларга – 30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга – 50 000 сумнан алып  70 000 сумга кадәр административ штраф салуга яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып торуга; юридик затларга – 250 000 сумнан алып 400 000 сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып торуга китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев