Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәскәүне - Чүпрәлегә

Күптән түгел районда “ЭКОЯЗ -22” район бәйгесе җиңүчеләренең бүләкләнүе турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек. Бүләк алучыларның берсе – район үзәгендә яшәүче Прокофьевлар гаиләсе.

Йорт тирәсе, бакча тулы чәчәкләрне үстерү белән хуҗабикә Галина Александровна шөгыльләнә. Аларның чәчәккә күмелгән өй каршылары ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Ә ишегалларына килеп кергәч, розалар плантациясенә эләккәндәй тоясың үзеңне. Биредә килгән һәркемне рәт-рәт булып төзелгән чәчәк түтәлләре каршы ала. Хуҗабикә аларны бер-берсенә комачауламаслык итеп утырткан, йорт эченә шундый матурлык тудырылган. Ишегалларында, бакчаларында чәчәкләрнең нинди генә төре юк, гладиолус, роза, калалар, георгиннар һ.б.  Моннан тыш, теплицада помидор, кыяр да, татлы борыч та үстерә әле Галина Александровна. Үстерә дим, чөнки тормыш иптәше Владимир Борисович, күбесенчә, йорттагы эшләр белән шөгыльләнә, шулай ук, Галина Александровнага чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибүдә уңайлыклар тудырган ул. Кояшта җылына торган мичкәгә су шлангалар ярдәмендә килә, шулай ук җылы суны сибү дә биредә автоматлаштырылган. Бер шлангадан суны чәчәкләрнең төпләренә сиптереп булса, икенчесе белән чәчәкләрне, яшелчәләрне “душ кертәләр". Әлбәттә, һәр эшне килешеп, киңәшләшеп эшлиләр Прокофьевлар.

Галина Александровна тумышы белән Чуваш Чүпрәлесе авылыннан. 15 яшендә Мәскәүгә китә. Биредә 10, 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, үзенә һөнәр үзләштерә һәм тимер юл системасына, проводница булып эшли башлый. Владимир Борисович исә Мәскәүдә туып-үсә. Яшь кызны булачак тормыш иптәше белән дә нәкъ менә поезд юлы таныштыра. Владимир Борисович  поезд машинисты була. Тормыш корганнан соң алар 50 ел Мәскәүдә яшиләр, ике бала үстерәләр.

- Лаеклы ялга чыгар алдыннан районга, туган якларга туйга кайтырга туры килде. Район үзгәргән, матурайган. Шунда ук туганнарыма, дусларыма бирегә күчеп кайтасым килүе турында әйттем. Мәскәүгә кайткач исә ирем белән дә бу турыда күп сөйләштек. Ул  риза булды. Әлеге сатып алган өебез миңа бер күрүдә үк ошады. Башлап мин, аннан соң берничә айдан ирем дә, кайттык. Балаларга да ошый монда, ялларында кайталар,-дип сөйли Галина Александровна.

- Мин үзем шәһәрдә туып-үскән булсам да, олыгайгач авылга кайтырга теләдем,- дип сүзгә кушыла Владимир Борисович та. - Без төрле җирләрдә йөрдек, әмма иң ошаганы Галинаның туган ягы булды. Биредә саф һава, теләсәң бакчада эшли аласың, уты-газы тоташкан, суы бар. Ә кайбер якларда газ кермәгән авыллар да очрады. Йортны да үзебез теләгәнчә итеп үзгәрттек. Шәһәр шау-шуы түгел инде, тыныч монда.  Кибетләр дә, почта да, аптека да янәшәдә генә.

Бакчачылыкка һәвәслеген исә Галина Александровна: "Чәчәкләр үстерергә яшьтән яраттым, аларның орлыкларын, үсентеләрен иртә яздан ук әзерләп куя, чәчә идем авылда мәктәптә укыганда ук. Мәскәү фатирында да бүлмә гөлләрен күпләп үстердем. Авылга кайтып төпләнеп, бакча, ишегалды тутырып төрле чәчәкләр үстерү яшьлек хыялым иде. Чынга ашты. Кыяр-помидорларга килгәндә исә, авыл җирендә торып яшелчәләрдән башка нинди бакча инде ул, аларны җәе буе тукландырып торам, шуңа тиз өлгерәләр, сабагында ук кызаралар", дип аңлатты.

Менә шулай тыныч кына, шәһәр шау-шуын авыл җиренә алмаштырып һәм шунда бәхет табып яшәп яталар Прокофьевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев