Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

“Мал асрап та, акча эшләп була”,- диләр Иске Чокалы авылыннан Яфизовлар

Фиолит Таһирҗан улы Яфизов үзен белә һәм бераз әти-әнисенә ярдәм итеп, кул арасына керә башлаганнан бирле, мал-туар арасында була. Кече яшьтән үк эш белән чыныгып үсә.

Буй җиткәч тә авылны ташлап, читкә китүне күз алдына да китерми. Армия хезмәтеннән соң колхозда шофер булып эшли. Төрле елларда УАЗ машинасын да йөртә, район үзәгендәге кабул итү пунктына сөт тә ташый. Соңрак агрофирманың Элмәле филиалында хезмәт куя. Булачак тормыш иптәше Светлана белән исә Иске Чокалыда таныша. Светлана фермага сыер савучы булып килгән була. Яшьләр бер-берсен ошатып, гаилә корып җибәрәләр. Хуҗалыкларында күпләп мал асрый башлыйлар. Бүгенге көндә аларның шәхси хуҗалыкларында 20 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 8ен савым сыерлар тәшкил итә, төрле зурлыктагы 12 бозаулары бар. Ат та тоталар.

– Бу авылга килгәнемә 29 ел инде. 90нчы еллар иде, беркая да эш юк, Иске Чокалы авылына сыер савучылар кирәк икән дигәнне ишеткәч тә, татар авылы булуга да карамастан, ике уйлап тормадым, килдем. Үкенмим дә, авыл да, кешеләре дә ошады. Булачак тормыш иптәшем белән дә биредә таныштым,-ди Светлана.

Әлбәттә, хуҗалыкта маллар күп булгач, аларга кышкылыкка азык әзерлисе дә бар. Үзләренең  4 пай җирләрен арендага биргәннәр, аннан пай җирләренә бирелгән  фуражын, печәнен һәм саламын кайтаралар, үзләре дә җәй буе печән әзерлиләр.

Гаиләдә өч бала тәрбияләнеп үсә. Олы кызлары Екатерина һәм Анастасиягә укып, белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр алар, кече кызлары Айзилә исә әлегә мәктәптә белем ала. Бүген Светлана белән Фиолитның ике оныклары да бар инде.

– Авылда да шәһәрдәгедән ким яшәмибез. Ялкауланмаска гына кирәк. Сөтне сөт җыючыларга тапшырабыз, бозауларны үстереп, үзебез суеп, эшкәртеп сатабыз, үз клиентларыбыз бар, көтеп кенә торалар. Балаларыбыз да ялларында кайтып ярдәм итәләр,-диләр ирле-хатынлы Яфизовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев