Лев Толстойның Татарстан белән бәйләнеше
9 сентябрьдә Россиядә һәм Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 еллык юбилее билгеләп үтелде.
Толстойлар гаиләсенең Казан белән тыгыз элемтәдә булуларын исәпкә алып, Татарстанда агымдагы ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Лев Толстой елы дип игълан ителгән иде.
Толстойлар нәселе – Россиядә иң танылган дворян нәселләренең берсе. Казан губерниясе белән Толстойлар тыгыз бәйләнгән. Биредә аларның күпсанлы биләмәләре булган. Казан шәһәрендә бөек рус язучысы исемендәге урам, аның исеме белән бәйле бик күп урыннар бар. Толстой турындагы якты истәлекләрне Казан университеты, Л.Н.Толстой музее урнашкан йорт, урамнар, скверлар саклый.
Лев Толстойның яшьлек еллары Казанда үткән. Бабасының әтисе Зөядә гаскәр башлыгы булган. Булачак язучының бабасы граф Илья Толстойны 1815 елда ук Казан губернаторы итеп билгелиләр. Ул Химиклар мәдәният сарае паркы территориясендә, Кизич монастыре зиратында җирләнгән. 1841 елда Толстойлар гаиләсе Ясная Полянадан Казанга күченә. 1844 елда Лев Толстой Казан император университетының Шәрык филологиясе факультетына укырга керә, бер елдан юридик факультетка күчә, ләкин озак укымый, ташлап китә.
Лев Николаевич Толстой өчен Казанда 6 ел яшәү чоры балалык чорының тәмамлануы һәм үсмерлек, яшьлек чоры башлану вакытына туры килә. Университетта укып алу, карашларының формалашуы, аның “кешеләр арасына керә” башлавы, әхлакый кыйммәтләрне яңадан бәяләве, философия белән кызыксыну язучы, философ һәм фикерләүче Толстойны барлыкка китерүче “тормыш мәктәбе” булып торалар.
Казаннан китү Казан белән Толстой арасындагы элемтәне өзми. Язучы күп тапкырлар бирегә килә, шәһәр тормышы белән кызыксынып тора, хатлар алыша һәм кунакка килүчеләр арасында да Казанга бәйле кешеләр шактый була.
Лев Толстойның “Азбука”сы крестьян балалары өчен махсус язылган. Китап шулкадәр файдалы була, дворян балалары да шуннан күп нәрсәгә өйрәнә. 34 яшендә Толстой 18 яшьлек Софья Берска өйләнә. 13 балалары туа, 5се бала чакта ук вафат була.
Язучының язуы ямьсез була, күбесе аны укый да алмаганнар хәтта. Софья Андреевна иренең бар хезмәтен күчереп язып, кулъязмаларны нәшриятка юллый торган була. Язучының атаклы әсәрләре “Война и мир”, “Анна Каренина”, “Воскресение” өйләнгәч язылган.
Толстой ит ашамый торган була, кешеләр берзаман ит ашаудан бизәр дип хыяллана ул. Өлкән яшьләрдә Лев Толстой аяк киемен кими башлый, табигатькә якын булам дип, ялантәпи йөри. Тумыштан граф булса да, гел гади халыкка тартыла. Крестьяннар аның җир сөреп йөрегәнен дә күрә.
Толстой инглиз, француз, немец телләрендә сөйләшә. Итальянча, полякча, сербча, чехча укый, грек, славян, латин, украин, татар, борынгы иврит, төрек, голланд телләрен өйрәнә. Үз гомерендә өч тапкыр Мәскәүдән Ясная Полянага кадәрле 200 чакрымнан артык араны җәяүләп кайта.Үзлегеннән белем алган, югары белеме булмаган. Россия мәгариф системасын дөрес түгел дип тәнкыйтьләгән, европача укытуны кертергә теләгән. Толстой Нобель премиясеннән дә баш тарткан.
Лев Толстой 82 яшендә өеннән чыгып кача. Гомеренең соңгы көннәрен берьялгызы үткәрәсе килә. Ләкин юлда үпкәсенә салкын тиеп, бер станциядә үлә. Толстой үлеме турындагы хәбәр яшен тизлегендә бөтен дөньяга тарала. Аның белән хушлашырга меңнәрчә кеше җыела. Үзе васыять итеп калдырганча, Ясная Полянада җирлиләр.
Бөек рус язучысының 190 еллык юбилее безнең районда да зурлап билгеләп үтелде. Толстойны искә алып, район мәктәпләрендә, район туган якны өйрәнү музеенда укучылар белән төрле чаралар, кичәләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев